Керәшен Сәрдәсе волонтерлары Камал театрында булганнар
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге «Көмеш волонтерлар» җәмгыятенең активистлары, район хакимияте булышлыгы белән, Г.Камал исемендәге яңа театрда булдылар.
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче өлкән яшьтәге волонтерлар көн саен диярлек фронтка ярдәм итү өчен тырыша. Аларның төп максаты – махсус операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре ясау. Күп вакытларын шушы эшкә багышлаучыларга, район җитәкчелеге аларның хезмәтен югары бәяләп, зур бүләк ясады – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына сәяхәт оештырды. Волонтерлар бу хәлне бик дулкынланып кабул иттеләр һәм район хакимиятенә рәхмәтләрен белдерделәр. Алар әйтүенчә, бу сәяхәт аларга яңа көч өстәде һәм киләчәктә дә тырышып эшләргә дәртләндерде.
«Безне саклаучы батырларыбызга сеткалар үрү, бүгенгесе көндә безнең төп бурычыбыз, шуңа да бар эшебезне ташлап тырышып эшлибез. Тырышлыгыбызны күреп, безне зурлап әлеге театрга алып барулары безнең өчен зур дәрәҗә. Әйләнеп кайткач тагын да канатланыбрак эшли башларбыз. Район хакимиятенә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», – диләр алар беравыздан.

Фотолар Айдар Маннаповтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев