Керәшен Сәрдәсе мәдәният йортында «Таш кыялар илендә» дип исемләнгән күргәзмә эшли
15 февраль – бу көн безнең өчен тирән хисләр һәм истәлекләр белән бәйле.
Ул Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне, шулай ук бу сугышларда катнашкан батыр яугирләрне искә алу көне.
Әфганстан сугышы безнең халкыбыз өчен күп авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр китерде. Әфган җирендә һәр солдат үз бурычын намус белән үтәде, антка тугры калды, катлаулы сынауларда ныклык һәм батырлык күрсәтте, сыгылмаган рухы һәм кыюлыгы белән данланды.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында Бу истәлекле дата уңаеннан Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында "Таш кыялар илендә" дип исемләнгән махсус күргәзмә әзерләнде
Күргәзмәдә Әфганстан сугышының ачы хакыйкатен чагылдырган экспонатлар, анда катнашучыларның шәхси әйберләре, фотосурәтләре һәм документлары урын алган.

“Алар һәркемгә дә ул еллардагы вакыйгаларны тирәнтен аңларга, солдатларның батырлыгын һәм корбаннарын хөрмәтләргә ярдәм итәр дип ышанабыз. "Таш кыялар илендә" күргәзмәсе – ул бары тик тарихи фактлар җыелмасы гына түгел, ә һәлак булганнарны искә алу, исәннәргә рәхмәт белдерү һәм киләчәк буыннарга тынычлыкның кадерен аңлату мөмкинлеге дә”, – диләр Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

А. Маннапов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев