Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтенроссия патриотлык акциясендә катнаштылар
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтенроссия патриотлык акциясендә катнаштылар

«Дорога к обелиску» – илебезнең бөтен территориясендә ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия патриотлык акциясе.

Аның максаты – халыкны хәрби мемориалларга сак карарга өйрәтү, аларның тарихын өйрәнергә, Ватанны саклаучыларның исемнәрен мәңгеләштерергә җәлеп итү.

Шул максаттан, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм битараф булмаучылар, акциягә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янын җыештырдылар.

Айдар Маннапов фотолары.


Нет комментариев