Керәшен Сәрдәсе клубында Евдокия Никитинаның чигү күргәзмәсе ачылган
Чигү, беренчедән, ул - матурлык; икенчедән, ул безгә, һәрберебезгә, үз фикерләребезне, хисләребезне энә һәм җеп ярдәмендә ачып салырга мөмкинлек бирә.
Менә шундый матурлык һәм байлыкны Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында күреп була. Анда Никитина Евдокиянең «Күңел җылысын биреп» дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе ачылган.
«Уйлап карагыз: сезнең алдыгызда бер сөлге ята. Аның һәр бәләкәй генә чигеше, һәр ясалган бизәге – ул үзе бер хикәя. Ә андагы орнаментлар, сурәтләр – алар борынгы әби-бабаларыбызның меңнәрчә еллык сәнгать мирасын, аларның тормыш тәҗрибәсен безгә җиткерә. Тукыманы бизәүнең бу иң борынгы һәм гаҗәеп ысулы, вакытларны үтеп, һәрвакыт яңартылып, яңа алымнар белән баеп, бүгенге көнгәчә үзенең актуальлеген югалтмый», – ди Евдокия Никитина.

Бу күргәзмә – чигү сәнгатенең генә түгел, ә туган як тарихының, халыкның рухи байлыгының бер үрнәге. Евдокия Никитинаның һәр эше – ул тирән хисләр, уйлар һәм осталык чагылышы. Аның кулыннан чыккан һәр төс, һәр орнамент – болар барысы да авылның, аның кешеләренең, аларның йола-гадәтләренең бер өлеше.
Айдар Маннапов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев