Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе китапханәсе фонды тулыландырыла

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы китапханәсенә яңа китап бүләк иткәннәр.

«Китап редакторы –  авылдашыбыз,  Казан дәүләт аграр университеты укытучысы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Павел Семенов. Бу – аның редакторлыгында чыккан өченче китап. Павел Геннадьевич, сезгә китаплар  һәм чараларыбызда катнашуыгыз өчен рәхмәт. Уңышлар һәм бәхет телибез», – дип яза Керәшен Сәрдәсе китапханәчесе Лидия  Яковлева..

Павел Семенов – керәшеннәр тарихын өйрәнә, архивлардан мәгълүматлар эзли. Духовная семинариядә белем алган. “Казан шәһәренең Керәшен педтехникумы выпуснигы хатирәләре” һәм “Д.Г.Саврушевский шигыре җыентыгы” китапларының да редакторы.

Фото: Евдокия Никитина.


Нет комментариев