Керәшен-Сәрдәсе авылында батырлык дәресе узды
Питрәч райоынның Керәшен Сәрдәсе мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен батырлык дәресе оештырылды. Темасы - «Төнге таран. Талалихинның батырлыгы».
Дәрес барышында укучылар аларның әниләре, әбиләре Бөек Ватан сугышы батыры Виктор Талалихинның кыска, әмма геройлык үрнәге буларак ил тарихына кереп калган тормыш сәхифәләрен белделәр. Талалихинның беренче «төнге таран»ы – 1941 елның 7 августында Мәскәү күгендә И-16 истребителе белән немец бомбардировщигын бәреп төшерүе турында ишеттеләр.
Совет хәрби очучысы, эскадрилья командиры урынбасары Виктор Васильевич сугыш чорында алтмыштан артык хәрби очыш ясаган. 1941 елның 27 октябрендә Подольск шәһәре янындагы һава сугышында халәк булган. Советлар Союзы Герое Виктор Талалихинның һәм башка совет сугышчыларының батырлыгына багышланган мондый дәресләр хәзерге вакытта аеруча мөһим. Илебез бөтенлегенә куркыныч янаган бүгенге заманда олыларның да, балаларның да үз Ватаныбызны яратулары, аның патриотлары булулары зур әһәмияткә ия.
Фото: Керәшен Сәрдәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев