Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов: «Халкы авылны үз йортыдай күреп матуррак итәргә тырыша»

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов 2025 елда авылда эшләнелгән эшләргә йомгак ясады. Яңа 2026 елга планнары турында да сөйләде.

— 2025 елда безнең җирлектә зур эшләр башкарылды. Ул да булса, үзара салым акчасына Керәшен Сәрдәсендә дә, Көлкәмәрдә дә чишмәләрнең тирә-ягын матурладык. Чишмәгә суга төшүчеләргә җайлы булсын өчен баскычлар ясадык. Юлларын киңәйттек. Үзара салым җыюда Керәшен Сәрдәсендә 259 кеше катнашты. Дәүләт субсидия кушып биргәннән соң, 1 милион 295 мең сум акча җыелды, ә Көлкәмәрдә 305 мең сум тәшкил итте. Болар янына әле һәр җыелган 1 сумга район бюджетыннан 1 сум акча өстәп бирелде. Моның өчен район башлыгы Рәис Сөләймановка халык рәхмәтле. Ул акчаны юлларның ватылган, җимерелгән урыннарын рәтләргә, төзекләндерергә тоттык. 

Быел зур шатлыгыбыз бар: грантка тракторлы булдык. Трактор тагылма кораллар — махсус кар көрәткеч һәм күтәрткеч җайланмалар белән кайтартылды. Бу техника 3 миллион 200 мең сумга барып басты. Безнең авыл җирлеген техника белән тәэмин иткәннәре өчен республика җитәкчелегенә үз газетабыз «Туганайлар» аша рәхмәт җиткерәбез.

Моннан тыш, район бюджеты исәбенә җирлектә балалар уен мәйданчыгы да ясалды. Ул җәй буе яңартылды — өстәмә җайланмалар урнаштырылды. Аңа 2 миллион сумга якын акча китте. Район бюджеты хисабына, Керәшен Сәрдәсендә — ике, Көлкәмәрдә һәм Иксуарда берәр чүп-чар түгә торган махсус урыннар булдырылды. ПЖКХ идарәче компаниясенең контейнерлар китергәнен көтәбез. Чүп-чарны капчыклап җыеп түгүдән котылып, контейнерларга җыеп озатуга күчеләчәк. Бу авыл җирлегендәге чисталык, тәртип өчен бик тә кирәкле эш. 

Халык үтенече буенча, урамнарда өстәмә 12 фонарь-яктырткыч куелды. Янып чыккан 10 фонарь алмаштырылды. Авыл халкы ярдәме белән, чиркәү төзекләндерелде. Чиркәү бинасының тышкы ягы ремонтланды, буялды, качлар алмаштырылды. Тирә-ягы матурлап куелды. Зиратыбызның да тирә-ягын чүп-чардан арындырып, корыган агачларын кисү буенча оештырылган өмәләрдә халыкның бердәмлеге күренә. 
Җиңүнең 80 еллыгына Рус Сәрдәсе авылында һәйкәл куелды. Аңа сугышта катнашканнарның исем-фамилияләрен язып куясы калды. Махсус хәрби операция халыкта патриотлык хисен көчәйтте, дип әйтер идем. Безнең җирлектән, махсус операциядә Ватан кушкан хәрби бурычны үтәүче дүрт егеткә, башка якташларга гуманитар ярдәм җыюда бу ачык күренә.

2026 елга үзара салым кеше башыннан 1000 сумнан җыела. Авыл халкының һәм йорт-җирләренең иминлеген саклау максатыннан, үзара салым акчасына янгын сүндерү өчен махсус резервуар урнаштырырга планлаштырабыз. Быел өч гидрант куйган идек инде. 

Безнең җирлек халкы эшкә нык, авылны үз йортыдай күреп, аны тагын да матуррак итәргә тырыша. Яңа 2026 елда да Керәшен Сәрдәсе җирлеге кешеләре үз туган авылларын, үз төбәгебезне яратып, аны үстерүгә үз көчләрен кертерләр дип ышанам. Соңгы еллардан аермалы буларак, 2026 ел илебез тарихына махсус хәрби операциянең тәмамлануы, илебез бөтенлегенең саклануы белән кереп калсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев