Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Мәлеме чиркәвендә истәлекле вакыйга: 90 елдан соң чумылдыру йоласы башкарылды

15 августта Изге Алла Анасының Покрау чиркәвендә настоятель Александр Расторгуев 90 елдан соң беренче тапкыр чумылдыру йоласын башкарды.

Керәшен Мәлеме авылының Изге Алла Анасының Покрау чиркәвендә соңгы тапкыр 1935 елларда балалар чумылдырылган. Әлеге  чиркәүнең 150 еллык тарихы бар. Хәзерге көндә биредә, изге күңелле кешеләр ярдәме белән, бишенче ел инде храмны яңарту эше бара. Храм приход кешеләре, җирле алпавыт Петр Озеров һәм Алабуга сәүдәгәре Андрей Павлович Землянов биргән акчага төзелгән. Ул 1897 елда аруландырыла.

Храмнан, большевиклар дингә каршы каты сәясәт алып барган елларда, колхозның ашлык склады итеп файдаланыла. Керәшен Мәлеме элек якын-тирәдә иң зур авыллардан саналган. Биредә 500дән артык кеше яшәгән. Бүгенге көндә 65 кеше яши.

15 августта Изге Алла Анасының Покрау чиркәвендә бер бала чумылды. 

- Бүген авылыбызда – зур вакыйга. Бик сөенәбез. Чумылырга, кәбен койдырырга теләүчеләр бар. Авылда дини тормыш җанланды. Һәр атнакич, дини бәйрәмнәрдә акафестлар укыйбыз, — ди чиркәүнең старостасы Николай Тихонов.

Улларын чумылдырырга килгән әти-әни:

«Хәзер улыбызның саклаучысы бар, шуңа сөенәбез. Күптәннән җыенып йөри идек, олы балаларыбызны башка районда чумылдырдык. Без Керәшен Мәлеменә 10 ел элек күченеп кайттык. Бик ошый безгә монда. Бакчага чыгуга чиркәүнең куполы әллә каян күренеп тора. Чиркәүле авыл — динле авыл», — диләр.

Зәй офыклары, Клара Ермолаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев