Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Мәлеме чиркәвенә купол һәм кач урнаштырылды

Соңгы көннәрдә Зәй районының Керәшен Мәлеме авылы чиркәвендә тарихи вакыйга булды: купол һәм кач урнаштырып куелды.

Бу изге эшкә Александр әтей Расторгуев куполны һәм качны урнаштырганчы аруландырып, фатихасын биргән.

Куполны чиркәүгә йөрүчеләрдән җыелган акчага Владимир Уразайкин ясап урнаштырган.  Аңа бу эшләрдә Владимир Пляшев белән Илнур Шәйхетдинов  ярдәм иткәннәр..

«Изге Алла Анасы Покрау чиркәвенә кач белән купол кую – зур вакыйга. Авылда дини тормыш җанланды. Бик сөенәбез.  Атнакөнне, дини бәйрәмнәрдә келәү үткәрәбез, иманнар укыйбыз», – ди чиркәүнең старостасы Николай Тихонов.

Изге Алла Анасы Покрау чиркәвенең 150 еллык тарихы бар. Әлеге храм приход кешеләре, җирле алпавыт Петр Озеров һәм Алабуга сәүдәгәре Андрей Павлович Землянов биргән акчага төзелгән. Храм большевиклар дингә каршы каты сәясәт алып барган елларда колхозның ашлык склады итеп файдаланыла.

Николай Тихонов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев