Керәшен Казысында авылдашлар очрашуы булды
Традиция буенча, җәйнең соңгы көннәрендә Керәшен Казысында бик күркәм бәйрәм – “Авыл көне” узды.
Халык бик күп булган, тирә-як авыллардан, читтән кайтучылар да шактый.

Безгә бу хакта чыгышы белән шушы авылдан булган Нина Егорова язды:



“Бик күп эшләр эшләнде бүген. Чиркәүдә булдык. Кемнәрдер чумылдырылды. Авылда элгәре безнең кер чайкап, су эчеп ләззәтләнгән, саф сулы чишмәләребезне яңартырга йөриләр. Барлык авыл халкы, кайткан кунаклар да чишмә янына төшеп, бергәләшеп киңәштеләр, һәркем чишмәләрне төзекләндерү, чистарту буенча үз фикерен әйтте. Олы изге эшкә керештек, Ходай кодрәте белән, җиңеп чыгарлык булсын, кайтып шушы чишмәнең суларын эчеп, җаныбызга файда алсак иде. Ул чишмә – яшьлегебез хатирәсе. Көянтәләр белән чишмә юлыннан су ташулар беркайчан күңелдән чыкмый.
Керәшеннәрдә очрашулар җырусыз-биюсез узмый. Биредә дә гармун тавышларына кушылып, түтиләр үзләренең җыруларын башкардылар, такмакларын әйттеләр. Ә өстәлләрдәге сыйлар, безнең халыкның кунакчыллыгын, аш-суга осталыгын күрсәтте”



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев