Керәшен яшьләре үз проектларын тормышка ашыру өчен грант отты
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре үз проектларын тормышка ашыру өчен грант отты

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге оештырган мини-конкурс нәтиҗәләре билгеле.

Күптән түгел «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге Татарстанда яшәүче 18-35 яшьлекләр арасында мини-проектлар арасында конкурс уздырган иде. Шушы көннәрдә 3 җиңүчене бүләкләделәр.

Екатерина Пашаева балалар өчен «Бәрәкәтле балачак» этно-китаплар (развивашка) сериясе – балаларны, уеннар, милли орнаментлар һәм иҗади биремнәрне аша таныштыра торган өч интерактив укыту пособиясе булдыруны тәкъдим итте.

«Бәрәкәтле юл/Кичке җыен» — фольклор, топонимика һәм этнографик элементларын берләштереп, популяр өстәл уеннарының («Монополия» һәм «Мафия» кебек) ике адаптациясен булдыру. 

Дмитрий Баранов һәм «Казансу» фольклор ансамбле — керәшен җырының заманча аранжировкасын ясау өчен грант отты.

Ксения Александрова «Изге чишмә» проектын тәкъдим итте. Проект, Сәйтәк авылындагы «Изге чишмә» янында этномәдәни очрашуларның яңа форматын булдырып, керәшеннәрнең йола-гадәтләрен торгызуга һәм саклап калуга юнәлдерелгән.


Нет комментариев