Быел яз аенда, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты Денис Михайлов сөйгәне – «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойловага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде. Лиана һәм Денис «Кыз сорау», «Килен төшү» йоласын башкарды
Кыз сорау йоласы
Лиана — Тукай районының Мәләкәс, ә Денис — Мамадыш районының Владимир авылыннан. Алар икесе дә иң актив керәшен яшьләреннән. Танышуларына да керәшен яшьләре хәрәкәте, төгәлрәк әйтсәң, «Кряшен чибяре» конкурсы сәбәпче була. Очраклы рәвештә, диярлек, танышып, соңыннан «Айбагыр» лагеренда бергә эшлиләр, аралары да шунда якыная. Дүрт ел очрашып йөргәч, Денис Лианага кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.
Күптән түгел кыз сорарга дип, Лианалар ягына, Мәләкәскә бардык. Йола буенча, кызны сорарга килгәндә, кунаклар так санда килә, җөп санда кайтып китә. Күчтәнәчкә дип парлы каз, чәк-чәк, ипи һәм башка күчтәнәчләрдән торган зур кәрзиннәр алып баралар. Кыз сорарга барганчы «аргышны» дә билгеләп куя торган булганнар. Лиананы сорарага барганда санап кителгәннәрнең барысын да күз уңында тоттылар.
Кыз сорау — элгәредән ике гаиләнең танышуы, килешүе һәм туганлашуы булып торган. Егет ягы Самойловлар йортына күчтәнәчләр белән, кода-кодагыйга, кунакларга махсус атап язылган җыру әйтеп керделәр. Хәл-әхвәл белешеп өстәл янына утыргач, туган-тумача якыннан танышты. Билгеле булганча, керәшеннәр бар әйтәсе сүзен, теләкләрен җыру белән әйтә. Ике як бер-берсенә такмак әйтеп теләк теләделәр, өстәлгә ризыкны да җыру белән чыгардылар. Һәр ризыкның — үз җыруы. Пирмәнкә, каз — табынның бизәге булды.
Килен төшү, бирнә сату
«Кызыбызны сезгә бирергә риза» дигәч, киленне алып, Владимир авылына Михайловларга таба юк тоттык. Монда капка төбеннән үк авылның «Талир тәңкә» ансамбле керәшен җырулары белән каршы алды. Кыз ягы да буш кул белән килмәде. Агачтан ясалган зур бирнә сандыгы, ипи һәм башка күчтәнәчләр мулдан иде.
Бирнә сату — үзе аерым бер матур йола. Ул — киленнең әти-әнисе биргән әйберләрне кияү ягындагыларга тапшыру йоласы. Бирнә сандыгы саллы гына иде. Эчендә өйне «киендерү» өчен тәрәзә челтәрләре, чиккән бистәр, мендәр, юрган, өстәл алъяпкычы, сөлгеләр һәм башкалар. «Кызның әйберләре бар да асыл, әйберенә күрә бәясе» дип бирнә сандыгындагы һәр нәрсә үз җыруы белән «сатылды».
Капкалардан безләр әй керәбез,
Биек баскычлардан менәбез.
Кодагыйлар рөхсәт бирсә әгәр,
Өегезгә элү эләбез.
* * *
Кулларыма алдым чиккән бистәр,
Чыгар әле аның кирәге.
Үз куллары белән чиккән яшь киленнең,
Сабантуйга дигән бүләге.
Яшь парга өйгә керер алдыннан икмәк, бал һәм май каптырдылар. Соңыннан, Лиананы «йортка иминлек, бәхет алып кил, кызым» дип Денисның әнисе Галина түти ак йомшак мендәргә бастырды. Лиана үз чиратында аңа рәхмәт әйтеп аның иңбашына ак мамык шәл япты.
Килен төшү йоласы табын артында дәвам итте. Мәләкәстәге кебек ул да җыру белән үрелеп барды.
«Биек тауның башлары,
Җалтырап ята ташлары.
Бу кем ашы, дип, сорасагыз
Яңа кодалар ашлары» — дип, җырлап килен ягы алып килгән күчтәнәчләрне чыгардылар.
Йола кушу буенча, кияү кызга — яулык, ә килен аңа кулъулык бүләк итергә тиеш. Яшьләр анысын да онытмадылар. Туйга тиң «кыз сорау» йоласы үз җыруларыбыз белән тәмамланды. Бу көннән соң, Денис Лиананың әти-әнисенә «әби, бабай», ә Лиана аның әнисенә «әни» дип эндәшергә сүз куештылар.
Бүгенге көндә туйлар заманчарак узса да, кыз сорау, килен төшү кебек йолаларны яшәтүче керәшен яшьләре булу, әлбәттә, сөендерә. Бу көнне, безне берләштереп торучы мираска тиң йолаларыбызның никадәр эчтәлекле булуына тагын бер инандык.
Фото: Алина Кондратьева
Нет комментариев