Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен балалары өчен «Айбагыр» этносменасы башланып китте

23 июльдән 9 августка кадәр Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» базасында «Айбагыр» этносменасы эшли.

15нче «Айбагыр»да 10-18 яшьләрдәге 104 бала ял итеп, үз сәламәтлеген ныгытачак. Халкыбызның бай мирасы белән танышып, берсеннән-берсе кызыклырак уен-ярышларда катнашып, файдалы мастер-классларда осталыкка өйрәнеп кайтачаклар. Табигатьнең матур урынындагы лагерьда балалар ялы өчен барлык шартлар да бар — заманча корпуслар, уңайлы ашханә, спорт мәйданчыклары…

Быел Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Шушы идея сменаның төп темасы булачак. Лагерь программасы Россиянең төрле халыклары культураларына сәяхәткә корыла, әлбәттә, керәшен акценты белән. Һәр отрядка үз төбәген генә түгел, ә башка халыкның культурасы белән уртак нокталарны табу бурычы куела. 

«Айбагыр» тормышы белән «Туганайлар»ның электрон сайтында, социаль челтәрләрдә таныштырып торырбыз. Керәшен кызлары һәм малайларының бу этносменадары җәйге ялы турында газетаның киләсе саннарында язмалар да биреләчәк.

Фото: Алиса Ахметшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев