Смена 23 июльдән 9 августка кадәр «Мирас-Наследие» лагере базасында (Яшел Үзән районы) узачак.
Ул быел 14нче тапкыр 10-18 яшьлек балалар өчен үз ишекләрен ачты.
Ял итүче балаларны заманча корпуслар, туклану, колоритлы этник программа, керәшен биюләре, вокал һәм тарих буенча кызыклы очрашулар һәм мастер-класслар, спорт чаралары һәм башка күп нәрсәләр көтә. Һәр көн яңа темага багышланган булачак.Лагерьдә барлыгы 4 отряд.

* * *
«Айбагыр» этнолагере проектын 2012 елда Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге башлап җибәрде. «Айбагыр» этнолагеренда балалар туган телне, керәшен халкының мәдәни-тарихи, рухи-әхлакый кыйммәтләрен өйрәнәләр, туган телдә аралашу теләген арттыралар, шәхси сыйфатларын, шулай ук иҗади сәләтләрен үстерәләр.
Нет комментариев