Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Керәшен авылларында Ватан сакчылары көне уңаеннан кичәләр узды

Карендәшләребез Менделеевсек, Кайбыч, Мамадыш, Питрәч, Тукай районнарында Ватан сакчылары һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концертлар турында хәбәр иттеләр.

21 февраль көнне Менделеевскиның Иске Гришкин авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ватанның батыр уллары» дигән бәйрәм концерты узган.

«Иске Гришкин һәм Мунай мәдәният йортларының «Слияние» хореография коллективы, «Ля-ля-фа» вокаль эстрада студиясе, «Карамельки» балалар хореография коллективы, «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Мария һәм Виктор Япаевлар, Раушан Зиннуров, Дилүс Солтанов, Иван Алексеев, Михаил Мокеев чыгыш ясадылар һәм барлык ир-атларны, егетләрне һәм малайларны бәйрәм белән котладылар. Котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Константин Алексеев чыгыш ясады. Ватанны саклаучылар көнендә без туган җиребезне батырларча саклаучыларга, шулай ук авыр һәм җаваплы хезмәт башкаручыларга ихтирам һәм рәхмәтебезне белдерәбез»,  – дип яза оештыручылар.

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында да Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узган. Ул Хужа Хәсән, Мәлки җирлекләрендә урнашкан мәдәният йортларының хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган. 

«Туган илебезгә тугрылык, ярдәмлек, сугыш тиз арада бетсен, ир-егетләребез исән-имин гаиләләренә кайтсын дигән теләктә җыр, бию, театраль күренеш куелды. Әфган иленнән инвалид булып кайткан Владимир Лебедев, Хужа Хәсән авылы егете Валерий Мироваев хәрби хезмәттә булуы турында сөйләделәр. Дөньялар тыныч булсын, сугышлар тиз арада бетсен, кешеләр сугыш ачысын күрмәсен иде дигән теләктә таралыштык», — Хужа Хәсән җирлеге ветераннар советы рәисе Боярина Ольга.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Батырлык илендә» исемле бәйрәм концерты булган. 40 елга якын тарихы булган «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбленең, аерым җырлаучы-биючеләрнең чыгышын, Ватанны яклау темасына сәхнәләштерелгән күренешләрне халык яратып караган.

Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында С.Алексиевичның «Соңгы шаһитләр» китабы буенча Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Сугыш балалары» спектакле күрсәтелгән. Спектакльдә «Премьера»театр студиясенең балалары һәм яшүсмерләре катнашкан (режиссер — куючы-Казанцева М.М.).Спектакль тамашачыларны балалар тормышына чумдырды, сугышның никадәр гаделсез, фаҗигале һәм рәхимсез булуын күрсәткән.

«Яшь артистлар рольгә шулкадәр кереп киттеләр, ул буын балаларының бөтен тойгыларын, бөтен фаҗигасен халык күңеленә җиткерә алдылар.40 минут барган әлеге тамашада тамашачылар күз яшьләрен тыя алмады һәм артистларны аягүрә басып алкышладылар», — дип язды Марина Казанцева.

Мамадыш районның Кумырык авылында ир-егетләрне котлап җырлы-биюле кичә оештырганнар. Әлеге кичәгә дип, авыл клубында эшләүче Григорий Мансуров зур солдат сыны да ясап, сәхнәгә куйган.

Мамадыш районының Дүсмәт мәдәният йортында "Батыр улларың белән горурлан, Ватан!" исеме астында патриотик концерт булды. «Концертта балалар, яшүсмерләр, авыл үзешчәннәре, "Җиңгәчәйләр" керәшен халык фольклор ансамбле һәм Кукмара районыннан карендәшләребез - Кузьма Мишкин белән Гүзәлия Гатауллиналар гаиләсе концертыбызны җанландырып җибәрде. Гомумән, сәхнәдә 4 яшьтән 70 яшькә кадәрге буын кешеләре чыгыш ясады. Яңа гына сәхнәгә аяк баскан 4 яшьлек Алексеева Зәринәнең "Сугышлар булмасын" дигән шигырен тамашачылар тын гына тыңлап, соңыннан алкышларга күмделәр. Концертта туган җиргә, туган илгә мәхәббәт җырлары җырланды, ил сакчыларына рәхмәт сүзләре яңгырады. Чарабызны авыл егетләребез - Петров Роман, Семенов Радислав алып барды», – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Мария Петрова.

Зәйнең Сарсаз Баграж мәдәният йортында «Солдатта булган диләр...» дип исемләнгән кичә узган. Әлеге бәйрәм кичәсе, авыл үзешчәннәре тарафыннан оештырылып, солдат хезмәтендә булган авылдашларын, кичәгә килгән ир-атларны, булачак солдатларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, ял иттереп алу чарасы булган. Шулай ук, авыл үзешчәннәре тарафыннан «Ягез әле егетләр» бәйгесе оештырылып, төрле елларда армия хезмәте аша узучы егетләрнең осталыкларын тикшергәннәр. Егетләр өч командага бүленеп үз-ара көч сынашканнар.

«Көч сынашучы егетләр, 50 яшьтән артык булуларына карамастан, күрәмсең яшьлекләрен сагынып, команда исемнәрен сайлауга бик романтик яктан караганнар. 1нче команда – «Яшь йөрәкләр», 2нче – «Орлы», 3нче – «Картаймас бабайлар» диеп атаганнар. Ярышта катнашучы командаларны хатын-кызлар төрле сынаулар аша узгарды. Армия хезмәте турында «смайлик»лар ярдәмендә хат язу, хатын-кызларга гына кагылышлы сорауларга җавап бирү, коймак пешереп сыйлау, пилмән ясау ярышлары, кыскасы бар да төште егетләр башына. Болардан тыш җырга осталыклары да тикшерелде. Ярыш нәтиҗәләрен хатын-кызлардан торган кырыс жюри әгъзәләре бәяләде. Үз чиратларында ярышта катнашучы егетләр дә хатын-кызлар алдында йөзләренә кызыллык китермәс өчен тырыштылар, зур көч куйдылар. Нәтиҗәдә командалар арасында дуслык җиңде», – дип яза зәйлеләр.

(Михаил Тукранов фотолары)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев