Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен авылларында Симек, Тройсын, Чүк бәйрәмнәре үтәчәк — график

Татарстанның керәшен авылларында Симек, Тройсын, Чүк җыеннарын зурлап үткәрергә әзерләнәләр.

Борынгы вакытлардан ук, халык, табигать календарена нигезләнеп, җыеннарга — түгәрәк уеннарга җыелган. Мондый бәйрәм-җыеннар, гадәттә өч көн барган. Туган-тумачалар әле бер авылга, әле икенчесенә кунакка төшкән, бәйрәм ясаганнар. Бер авылда — Симек җыены, икенчесендә — Тройсын, Җармука җыеннары, икенчесендә — Питрау, Казанский җыеннары булган.

Тройсын быел 31 майга туры килә. 

Түбәндә республика районнарында җәйге җыеннар графигы:

БАЛЫК БИСТӘСЕ

  • 30 майда 13.00 сәгатьтә Алан-Полян авылы халкы Симек бәйрәменә җыелачак.
  • 31 май көнне кичке 18:00 сәгатьтә Үри Чаллысында Тройсын оештырылачак.
  • Шулай ук, 31 майда Керәшен Казысында 13:00 Тройсын бәйрәме булачак.
  • 7 июнь көнне Иванайда һәм Казаклар Чаллысы авылларында Чүк узачак. 

КУКМАРА

  • 31 майда 18:00 сәгатьтә Югары Чура авылында Троица бәйрәме.

ЛЕНИНОГОРСК

  • Федотовка авылында Тройсын бәйрәме 31 майда узачак.

ПИТРӘЧ

  • 30 майда 17:00 сәгатьтә Кибәчтә Тройсын бәйрәме уздырыла.
  • Көлкәмәр (Мишә яны буенда) авылында 29 майда 16:00 Симек бәйрәме узачак.
  • Керәшен-Сәрдәсендә 30 май көнне 15:00 сәгатьтә Тройсын булачак.
  • Янсуарда 29 майда көнне 17:00 сәгатьтә Симек бәйрәменә җыелачаклар.

ТУКАЙ РАЙОНЫ

  • 31 майда 13:00 сәгатьтә Җәйләү авылында Тройсын бәйрәме уздырыла.

ТҮБӘН КАМА

  • Нариман авылында 30 майда 12:00 сәгатьтә Тройсын бәйрәме уза.
  • Троицк поселогында 31 майда 13:00 сәгатьтә авыл клубы мәйданы янында Тройсын булачак.
  • Кече Җирекле авылында 30 майда 13:00 сәгатьтә клуб каршындагы Тройсын бәйрәме узачак.

ТЕЛӘЧЕ

  • 31 майда Теләче районының Субаш авылында 13:00 сәгатьтә Республикакүләм «Тройсын — җапрак бәйрәме» узачак.
  • 30 майда 17:00 сәгатьтә Югары Мирәтәктә Тройсын бәйрәме булачак.
  • 31 майда 10.00 сәгатьтә Колбагышта (Иске Карабаян) авылында Тройсын бәйрәме узачак.

ӘЛМӘТ

  • Кәләйдә Тройсын бәйрәме 31 майда 13:00 сәгатьтә Тройсын йоласы үтәләчәк. 

ЗӘЙ

  • Туңылҗа авылында 30 майда 15:00 Тройсын узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев