Керәшен авылларында Симек, Тройсын, Чүк бәйрәмнәре үтәчәк — график
Татарстанның керәшен авылларында Симек, Тройсын, Чүк җыеннарын зурлап үткәрергә әзерләнәләр.
Борынгы вакытлардан ук, халык, табигать календарена нигезләнеп, җыеннарга — түгәрәк уеннарга җыелган. Мондый бәйрәм-җыеннар, гадәттә өч көн барган. Беренче көне — кунак каршылау, ул көнне тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе — зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе — кунакларны озату. Шушы көннәрдә яшьләр кичен түгәрәк уеннарга җыелган. Аларны күзәтергә дип өлкәннәр дә җыен күрергә барган. Керәшеннәр «түгәрәк уенга, җыенга, яки мәйданга барабыз» дип сөйләшкәннәр.
Төрле авылның үз бәйрәм-җыены булган. Шулай итеп, туган-тумачалар әле бер авылга, әле икенчесенә кунакка төшкән, бәйрәм ясаганнар. Бер авылда — Симек җыены, икенчесендә — Тройсын, Җармука җыеннары, икенчесендә — Питрау, Казанский җыеннары булган.
Тройсын быел 8 июньгә туры килә.
Түбәндә республика районнарында җәйге җыеннар графигы:
БАЛЫК БИСТӘСЕ
- 7 июньдә 13.00 сәгатьтә Алан-Полян авылы халкы Симек бәйрәменә җыелачак.
- 8 июнь көнне Үри Чаллысында Тройсын оештырылачак.
- Шулай ук, 8 июньдә Керәшен Казысында 12:00 Тройсын бәйрәме булачак.
- 15 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Иванайда һәм Казаклар Чаллысы авылларында Чүк узачак.
КУКМАРА
- 10 июнь 16:00 сәгатьтә Югары Чура авылында Троица бәйрәме.
ЛЕНИНОГОРСК
- Федотовка авылында Тройсын бәйрәмен һәр елдагыча зурлап билгеләп үтәләр. Быел ул 8 июнь 9:00 сәгатьтә узачак.
МЕНДЕЛЕЕВСК
- Иске Гришкинда 14 июнь көнне Тройсын йоласын үтиячәкләр.
ПИТРӘЧ
- 7 июньдә 18:00 сәгатьтә Кибәчтә, авылның престол бәйрәме буларак, зурлап, милли көрәш һәм башка спорт ярышлары, күңелле уеннар, җыр-биюләр белән, Тройсын бәйрәме уздырыла.
- Көлкәмәр (Мишә яны буенда) авылында 7 июндә 16:00 Симек бәйрәме узачак.
- Керәшен-Сәрдәсендә 8 июнь көнне 13:00 сәгатьтә Тройсын булачак.
- Янсуарда 6 июнь көнне 17:00 сәгатьтә Симек бәйрәменә җыелачаклар.
- Кәвәлдә 7 июнь, 16:00 сәгатьтә.
ТЕЛӘЧЕ
- 7 июньдә 17:00 сәгатьтә Мирәтәк авылында Тройсын булачак.
- 8 июньдә 13.00 сәгатьтә Колбагышта (Иске Карабаян) һәм Субаш авылларында Тройсын бәйрәме узачак.
ТУКАЙ РАЙОНЫ
- 8 июнь көнне Җәйләү авылында Тройсын бәйрәме уздырыла.
ТҮБӘН КАМА
- Җирекле авылында 7 июньдә 14.00 сәгатьтә Тройсын бәйрәме уза.
- Троицк поселогында 15 июньдә 12:00 сәгатьтә авыл клубы мәйданы янында Тройсын булачак.
ЧИСТАЙ
- 8 июньдә Чистай районы Югары Кондрата авылында 11:00 сәгатьтә Республикакүләм «Тройсын — җапрак бәйрәме» узачак.
ӘЛМӘТ
- Илтән-Бутада 8 июнь сәгать 11:00 Тройсын узачак.
- Кәләйдә Тройсын бәйрәме 8 июньдә 15:00 сәгатьтә Тройсын йоласы үтәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев