Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен авылларында әниләр көнен билгеләп уздылар

Әниләр көне — елдагы иң җылы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Быел ул 30 ноябрьгә туры килде.

Бу көнне Яңа Чишмә районының Ленино авылы мдәният йортында «Минем әнием» исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм алдыннан балалар үз тормышларындагы иң кадерле кешенең — яраткан әниләренең портретларын ясадылар.

Бәйрәм уңаеннан Дусайкичү авыл клубында Яңа Мәлкән һәм Дусайкичү үзешчәннәре тарафыннан оештырылган «Әниемнең җылы кочагы» исемле концерт булды.

«Концертта Яңа Мәлкән авылыннан «Мәлкәнәй» керәшен ансамбле коллективы (житәкчесе Светлана Упаева), Дусайкичү авыл клубында эшләп килүче «Чаткы» театры, жырчы кызлары — Нәркизә Петрова, Рая Аухадиева, китапханәче Зөлфия Равилова, биюче егет- Булат Буранов, театр артисты һәм биюче Рәйсә Шигапова, биюче кызлар- Светлана Упаева, Рая Аухадиева шулай ук жырчы һәм театрда «Көтүче бабай» ролен башкаручы Леонид Петров катнаштылар. Авыл халкы чыгышларны алкышларга күмде», — диде клуб җитәкчесе Светлана Упаева.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Кояш гомере телим мин әнием сиңа» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Катнашучыларга, тамашачыларга Питрәчнең Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты үз авылларының талантлы кешеләрен сәхнәдә күрсәтте. Алар арасында Татьяна Афанасьева, Ракия Никитина, Айдар Маннапов, Ольга Семенова җырлавы, Мария Кузнецованың шигырь укуы, Лира Карташова һәм Раида Ермолаеваның керәшен биюен башкаруы тамашачыларга аеруча ошаган. Бу хакта клуб җитәкчесе Айдар Маннапов хәбәр итте.

Янсуар авылында әниләр бәйрәменә багышланган шигъри кичә булды.

«Кичәдә катнашучы авылдашларга «Өй эше» бирелгән иде. Рәхмәт аларга. Барысы да әзерлек белән килгәннәр. Шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Әлбәттә инде, күңел тулып, күзләр яшь белән дә чыланды», – дип яза Екатерина Яковлева.

Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Әни белән бергә» дигән спорт уеннары узган.

«Чара барышында балалар әниләре белән бергә күңелле эстафеталарда катнаштылар, әниләре белән уйнадылар һәм биеделәр. Кызыклы спорт көрәшендә әниләр һәм балалар тапкырлык, чыдамлык, җитезлек һәм үзара ярдәмләшү сыйфатларын күрсәттеләр. Әниләр өчен җылы һәм күңелгә үтеп керерлек шигырьләр котлау открыткасы бүләк иттеләр», — дип сөйләде Якты Күл мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.

Мамадыш районының Албай авылында әниләр авыл клубында чәй табыны артында җыелды. Кичәдә әниләр турындагы шигырьләр, җырлар, әниләргә теләкләр яңгырады.

Фотолар авыл мәдәният йортларыннан, оештыручылардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев