Кече Чурада маскировка челтәрләре үрәләр
Кукмара районының Кече Чура авылы клубында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, бик кирәкле булган маскировка челтәрләре үрү оештырылды.
Бу игелекле эшкә авыл халкы бик теләп кушылды.
Клуб җитәкчесе Наталья Миронова үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде:
“Вакыт табып, безнең белән бергә челтәр үрергә килгән һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук, гуманитар ярдәм күрсәткән барлык авыл халкына да бик зур рәхмәтлебез. Сезнең ярдәмегез безнең егетләр өчен бик мөһим!”
Бу акция авыл халкының бердәмлеген һәм Ватанны саклаучыларга булган хөрмәтен күрсәтте.
Маскировка челтәрләре үрү генә түгел, ә егетләребезгә безнең ярдәм, безнең уй-теләкләр җиткерелсен дигән теләк белән эшләнде. Һәр бәйләнгән төен, һәр үрелгән җеп – ул безнең егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларына булган ышанычыбызның бер билгесе.
Фото Наталья Мироновадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев