Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Казансу»лар яшьләрнең Россиякүләм VK Fest җәйге фестивалендә чыгыш ясады

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамбле Казандагы Чаша янында уздырылган Россиякүләм фестивальдә катнашты.

VK Fest ел саен Мәскәү, Санкт-Петербугр, Түбән Новгород шәһәрләрендә уза. Инде икенче ел рәттән аны Казанда да оештырдылар. Фестиваль үз эченә концерт, кызыклы очрашулар һәм лекцияләрне ала. Фестиваль сәхнәсендә Россиянең танылган артистлары чыгыш ясый. Алар белән беррәттән, Татарстанның халык артисты, эстрада җырчысы Ришат Төхвәтуллин да чыгыш ясады. Үзе генә дә түгел, ә керәшеннәрнең «Казансу» ансамбле белән. Керәшенчә киенгән түтиләр, Ришатка кушылып, «Күбәләгем»не башкарды.

«Зур сәхнәгә беренче тапкыр гына чыгуыбыз түгел, каушамадык. Ришат белән бергә Казандагы Татнефть Арена«да, Уфа-Аренада, 5 көн рәттән УНИКС концертлар залында чыгыш ясадык. «Минем яраткан керәшен әбиләрем. Рәхмәт сезгә!» дип әйтергә ярата Ришат. Уфада чыгыш ясаганда залга ут капкандай булды. Сәхнәгә чыгу белән халык торып басып, кул чапты, безгә кушылып җырлап, биеп торды. Шаккаттык! Соңыннан яныбызга килеп фотога төшүчеләр, «сез кемнәр» дип сораучылар күп булды. Керәшеннәрнең кем икәнен аңлаттым инде (елмая). Казанның «Чаша» гаилә үзәге янында узган фестивальдә дә сәхнәгә без чыгу белән, халык гөжләде. Кул чабып каршы алып, кул чабып озаттылар», — дип сөйләде «Казансу» солисты Римма Петровна.

«Казансу»ларны Казанда, Татарстанда гына түгел, илебезнең башка төбәкләрендә дә таныйлар.

«Фестивальдә чыгыш ясап кайтышлый, Вологдадан кайткан керәшеннәр яныма килеп „сез бит керәшен киемнәреннән җырлаучы әбиләр. Керәшеннәр икәнегезне таныдык», дип соклану белдерделәр. Җитәкчебез Павел Александровның деликатныйлыгына шаккатабыз, һәрберебезнең характерын аңлап, күңел биреп безнең белән эшли», — дип язды Лилия Зарипова.

Фото: Павел Александров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев