Казанның үзенчәлекле осталык үзәгендә Геннадий Макаровның китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Бүген, 29 майда, этномузыка белгече, галим Геннадий Макаров катнашында, “Татар халкының этник музыка кораллары” китап-альбомын тәкъдим итү чарасы үткәрелде.
Чара Татарстан китап нәшрияты тарафыннан оештырылып, Казанның үзенчәлекле осталык үзәгендә узды. Бу басманың дөнья күрүе – XXI гасыр башы татар музыка өлкәсендә һәм, гомумән, Татарстанның музыкаль мәдәнияте өчен бик зур вакыйга, чөнки ул музыка коралларына багышланган беренче монография.
Китап-альбом күп кенә борынгы музыка коралларын яңарту өчен нигез булып тора. Анда урта гасырның элитар инструменталь традицияләре һәм XIX – XX гасыр башындагы татар мәдәниятенә хас гади музыка кораллары тасвирланган. Китапта этномузыка тарихы буенча сирәк һәм аз билгеле чыганакларга сылтамалар кертелгән. Китап фольклор экспедицияләреннән алынган фотолар, архивлардан һәм сирәк басмалардан алынган рәсемнәр белән бизәлгән. Бу исә язылган уен коралларын күзаллау мөмкинлеген бирә.

Чарада әлеге китап турында фикер алышулар, шулай ук мәдәният институтының «Җомга көн» (җитәкчесе Еникеева А.Р.), Казан дәүләт консерваториясенең «Бәрәкәт» (җитәкчесе Макаров Г.М.) ансамбльләре, борынгы кораллар ансамбле (җитәкчесе Рәхмәтуллин Р.Г.) һәм тагын берничә башкаручының концерт чыгышлары да булды.
Геннадий Макаров китабының эчтәлеге, аның бик күп экспедицияләрдә йөреп язылганлыгы, авторы үзе булса да, китапны туплауда шактый гына кешенең көче керүен асссызыклап үтте.
«Без тарихыбызны, шул ук вакытта элгәредән килгән мәдәниятебезне сакларга, аны киләсе буынга җиткерергә тиешбез. Бүген яшьләр арасында этника белән кызыксынучыларның күп булуы куанычлы. Бу китапта музыка уен кораллары турында сөйләнде. Киләчәктә әле ул коралларда уйнаган җырларның сүзләре һәм көй ноталары да китап булып басылыр дигән өмет бар», – диде Геннадий Михайлович.
Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкалогиясе кафедрасы укытучысы Ләйсән Гыйләҗева:
«Бүгенге чарада чыгыш ясау.мминем өчен зур дәрәҗә. Башлап, нәкъ безнең кафедрада этник уен кораларрын торгызу, аларны төзекләндерү, халыкка таныту эшләре алып барыла. Бу эшләр күбесе Геннадий Михайлович иницитативасы һәм аның ярдәме белән башкарыла. Алда да уңышлар, исәнлек-саулык телибез аңа», – диде.

һәр чыгыш элгәреге уен коралларында уйнаган көйләр, җырулар белән чиратлаштырылды. Борынгы уен кораллары күргәзмәсе дә куелган иде. Аларның күбесен Геннадий Макаров һәм башка кул осталары төзекләндергән.
«Биредә беренче татар милли уен кораллары ширкәтен ачтык. Онытылып баручы, халык белеп бетермәгән уен кораллары да ясала монда. Шулай без уен коралларын торгызырга тырышабыз», – диде Геннадий Михайловичның Казанның үзенчәлекле осталык үзәгендә эшләүче шәкерте.

Презентация вакытында бу китапны сатып алу мөмкинлеге дә булдырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев