Казаннан Елена Данилова Яңа ел бәйрәмендә булган маҗаралы хәлне сөйләде
Һәр Яңа ел бәйрәме ниндидер бер ягы белән истә кала.
Мин бәләкәй чакта Кыш бабайга хат язу дигән әйбер бөтенләй юк иде безнең авылда. Бәлки безнең гаиләгә генә керми калгандыр ул гадәт. Без теләгән әйберләрне алырга да, әнинең акчасы җитмәячәген белә идек. Даулап әнидән нәрсәдер алдыру дигән нәрсә беребезнең дә башына кереп карамады дип, чын-чынлап әйтә алам!
Әйе, улым белән хатлар яза идек. Әтисенең эшеннән килгән Кыш бабай, капчыгыннан олы аю баласын тартып чыгаргандагы сөенүе, могҗизага чын-чынлап ышанганлыгы күзләренә чыккан иде. Ул аны мәктәпкә барганчы сөйләгәндер әле. Һаман да искә төшереп көлешәбез.
Балачак турында сүз чыккач, тагын бер онытылмаслык вакыйга искә төшә. Ул вакытта миңа 4-5 яшьләр чамасы булгандыр. Миннән 4 яшькә олы Лиза тутам мине авыл мәктәбендәге чыршы бәйрәменә алып барды. Безнең авылда аны «чыршы бәйрәме» дип түгел, ә «Ёлка» дип кенә әйтәләр иде. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнгәннән соң бию көе башланды. Башка балаларга ияреп мин дә биим. Бер әйләндем ёлканы, ике... Лиза түти минем колагыма бер әйтте: "биемә, дөрес биемисең«,- дип. Ике дә әйтте... Ә мин, үземә матур биим кебек тоелып, бии-бии аның яныннан «выжт» кына узам да китәм. Шулай титаклый- титаклый ничә әйләнгәнмендер, хәзер инде анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Шулай бер Лиза тутам янына килеп җитүгә, минем күлмәкнең җиңеннән эләктереп алды да читкә тартып чыгарды. Мине күпме биетергә тырыштылар, Лиза тутам шул тоткан җиреннән ычкындырмады. Аннан соң, өйгә кайткач, ул мине дөрес биергә өйрәтте. Баксаң, мин бер аякка гына дөрес басканмын икән, икенчесенә— юк! Шул биюем турында язган шигырем дә бар әле минем. Бер ялгансыз.
БИЮЧЕ
Балачакның бер Ёлкасы
Исемнән чыкмый һич тә!
...Мин чыршы тирәли биим,
Матур күлмәгем өстә.
И, биимен, и очынам-
Матур күбәләк, кебек!..
Уйлыйм:- бию барысына да
Матур күренә кебек!
Шунда, миннән өлкән апам,
Пышылдый колагыма:
«Кеше көлдерәсең, сеңлем,
Дөрес бас аягыңа!»
Ничек инде?.. Булмаган хәл!
Минме дөрес басмаучы?..
Минме инде ялгышучы,
Бер аякка аксаучы?..
Биетегез мине! Юкса,
«Мин, бит, кыз бала!-димим-
Ачуымны китерсәгез,
Өстәлгә менеп биим!..
«Күбәләктәй җилпенүем»
Киткән, ахырысы, күпкә...
Кызарып бүртенгән апам
Тартып чыгарды читкә!..
«Иң шәп бию» өйдә булды...
Кызган апам шәп итте-
«И-тә-тә»ләп көйли-көйли,
«Әпипә»гә биетте!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев