Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казаннан Чаллыга су юлы ачылачак

24 апрель көнне Татарстанда пассажир навигациясе сезоны рәсми рәвештә ачылды.

Казанның Елга портыннан уннан артык социаль әһәмиятле маршрут җибәреләчәк. Ә 1 майдан Идел һәм Кама буйлап тизйөрешле флотның яңа маршруты эшли башлый. Ул Казан — Чаллы юнәлешен колачлый һәм юлда Чистай, Алабуга, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә тукталышларны үз эченә алачак.

Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу проектны тарихи адым дип атады. Аның сүзләренчә, Кама буйлап тизйөрешле суднолар хәрәкәтен яңадан торгызу республика өчен мөһим вакыйга.

«Бу маршрут Татарстан халкы өчен дә, кунаклар һәм туристлар өчен дә кызыклы булачак. Республикага ел саен 4 миллионнан артык турист килә», — диде ул матбугат конференциясендә.

Һәр тукталышта пассажирлар өчен экскурсия программалары әзерләнгән. Әмма туристлар маршрут буенча мөстәкыйль рәвештә дә сәяхәт итә алачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев