Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанлылар өчен «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе ачылды

Россия – АСЕАН саммиты кысаларында оештырылган Казандагы Уникаль осталык үзәгендә оештырылган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкара форумда катнашучылар өчен әзерләнгән экспозиция дистәләгән предприятиене, фәнни оешмаларны берләштерде. Мәйданчыкта сәнәгать, медицина, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм экология өлкәләрендәге проектлар тәкъдим ителгән. Югары экспорт потенциалына ия Татарстан компанияләре эшләнмәләре чит ил делегацияләрендә аеруча кызыксыну уятты.

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров күргәзмәнең медицина технологияләреннән алып яшьләр инициативаларына кадәр булган төрле юнәлешләрне берләштерүен билгеләп үтте.

Министр сүзләренчә, проект авторлары арасында яшь белгечләр күп, күргәзмәне оештырудагы зур эшләрне дә яшьләр башкарган.

Игътибарга лаек экспонатлар арасында — сәнәгать инспекциясе өчен «Innospector» пилотсыз очу аппараты системасы, «СОНОРУС» медицина комплекслары, кардиосәгатьләр ярдәмендә сәламәтлекне дистанцион күзәтү системасы, шулай ук хирургия һәм реабилитация өчен җиһазлар тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе җитештергән водород ягулыгындагы экскурсия-прогулка судносын, суны чистарту өчен «СОНОплазмаВ-1000» экологик җайланмасын, 110 кВ көчәнешле үз илебездә җитештерелгән кабель муфтасын һәм «ПОЗиС» акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән сыр өлгертү өчен яңа җиһазны күрә алалар.

Күргәзмәнең эчке экспозициясе бүген килүчеләр өчен ачык, ә урамдагы өлеше шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшләвен дәвам итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев