Аны, 12 июньдә, Россия көне уңаеннан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе оештыра.
Дуслык парады 11.00 сәгатьтә Казан Кремленең Спас манарасы яныннан башланып китәчәк. Анда яшьләр һәм студентлар иҗтимагый берләшмәләре, республика милли-мәдәни автономияләре лидерлары, активистлар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, вузлар вәкилләре катнашачак. Чара Татарстанда күпмилләтле яшьләрнең дуслыгы һәм бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән.
«Без — күпмилләтле яшьләр вәкилләренең нәкъ менә 12 июньдә — Россия көнендә дуслык парадына чыгуы зур әһәмияткә ия. Парад кына түгел, ә төрле мәдәниятләр һәм традицияләрне берләштергән чын мәгънәсендә бердәмлек бәйрәме бу. Без бер сафта барып җырлыйбыз, шатлык-куанычлар белән уртаклашабыз. «Халыклар дуслыгы — Россия бердәмлеге» — һәркайсыбыз өчен девиз гына да түгел әле. Тормышка карашыбызның мөһим бер өлеше бу. Теләгендә булган барча кешене милли киемнәрдән парадта катнашырга һәм бу бәйрәмне бергәләшеп үткәрергә чакырам», — дип билгеләп үткән Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе рәисе Диләрә Дамар.
Парадта катнашучылар 10.00 сәгатьтә, Кремльнең эчке ягында, Спас манарасы янында җыелачак. Быел Халыклар дуслыгы парады беренче тапкыр районнарда — Спас, Әлмәт, Түбән Кама, Нурлат, Менделеевск һәм Чүпрәле районнарында да узачак.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев