Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда СВОда катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты уза

Казанда тантаналы рәвештә «Абилимпикс» махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат ачылды. Ул 25-29 июль көннәрендә узачак.

Ачылу тантанасы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды. Анда РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое, иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы Рәсим Баксиков, «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының башкарма директоры Юрий Хабров катнашты.

«Бу махсус хәрби операция ветераннары өчен беренче «Абилимпикс» чемпионаты. Ул бөтен җәмгыять һәм катнашучыларның үзләре өчен зур социаль әһәмияткә ия. Без махсус хәрби операциядән кайткан егетләрне алар социализацияләнсен, эшкә урнашсын өчен җәлеп итәргә тиеш. Бу чемпионат көрәшчеләргә аларның үз гаиләсе һәм җәмгыяте өчен файдалы була алуларын ачык күрсәтә», — дип сөйләде Рәсим Баксиков.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп узганча, мондый мөһим һәм әһәмиятле вакыйгага әзерлек вакыт таләп иткән.

«Коллегаларыбыз белән бергә РФ Мәгариф министрлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды белән тыгыз хезмәттәшлектә без урнаштыру, туклану белән бәйле барлык моментларны да эшләдек. Мохитнең һәркем файдалана алуын таләп итә торган чикләүләр белән бәйле. Без бүген Татарстан Республикасына килгән һәр делегациянең фикерен исәпкә алдык. Һәм бүген залда-Россия Федерациясе йолдызлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, аларны без бик көткән идек», — дип сөйләде  Ләйлә Фазлыева.

Ветераннар өчен чыннан да уңайлы шартлар тудырылды. Тулаем алганда, кунакларның кәефе күтәренке иде. Күпләр фотога төште, кемдер үзенең хәрби бүлекчәләренең флагларын алып килгән. Сәхнәдән җылы сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Мин Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән сезне кунакчыл Казанда, Татарстан Республикасы башкаласында сәламләвемә шатмын. Безнең республиканың һөнәри осталык буенча чемпионатлар үткәрүдә билгеле бер күнекмәләре бар. Һәм мин оештыручыларга беренче чемпионатны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мин катнашучыларга яхшы кәеф, иминлек, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телим», — дип сөйләде Алексей Песошин.

«Сезгә батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Безне, Ватаныбызны саклаганда шундый сынаулар аша үткәнегез өчен. Сез иң тирән хөрмәткә лаек.  Без сезнең һәрберегез киләчәктә профессиональ үсеш алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», — диде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

« Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: сез фронтта герой идегез һәм сез тыныч тормышта герой булып каласыз. Яралануларыгызга карамастан, сез сафта гына калмадыгыз, җәмәгать тормышында һәм хезмәт вахтасында беренче булдыгыз. Без бүген сезнең яңа җиңүләрегез һәм казанышларыгыз белән хаклы рәвештә горурланабыз», — дип билгеләп үтте «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды башкарма директоры Юрий Хабров.


Сәламләү сүзләреннән соң «Абилимпикс»ны ачу тантанасы булды. Алар барысы бергә «Абилимпикс»махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат ачылуга сигнал биргән интерактив сенсор панеленә бастылар.

Чемпионат Казанда 25-29 июль көннәрендә узачак. Бу махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мондый ярышлар беренче тапкыр оештырыла. «Абилимпикс» хәрәкәте Россиядә инде 10 ел эшли һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ярышлар оештыру белән шөгыльләнә.

Беренче ярышлар бүген үк Казан вертолетлар заводы базасында узачак. Завод ярышларны уздыру өчен үз мәйданнарын биргән, моның өчен станоклар һәм инструментлар бүленгән.

Катнашучылар 15 компетенциядә ярышачак: «Веб-программалаштыру», «Башкару осталыгы (вокал)», «БПЛА операторы», «Пешекчелек», «Промышленность робототехникасы», «Агачка уеп ясау», «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү», «Электрон җиһазларны җыю-сүтү», «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Слесарьлек», «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре», «Фотограф», «Электромонтаж», «Массажист». Иң популяр компетенция «БПЛА операторы» булды — анда катнашуга гаризаларны 52 кеше тапшырды.

Чемпионатта илнең 81 төбәгеннән 400 катнашучы бар — бу 259 ярышучы һәм аларның вәкилләре. Иң күп санлы команда-Татарстаннан. Эшне 75 эксперт бәяләячәк, шул исәптән һәркайсы үз дисциплинасы өчен җавап бирә торган 15 эксперт. Экспертларның берсе Россиянең халык артисты Диана Гурцкая булачак. Ул катнашучыларны "Башкару осталыгы (вокал)«компетенциясендә бәяләячәк.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча 75 җиңүче сайлап алыначак, алар 2025 елның октябрендә «Абилимпикс» милли чемпионаты финалында чыгыш ясаячак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев