Казанда «Покрау чыңы» концерты узачак
Хәбәрләр

Казанда «Покрау чыңы» концерты узачак

15 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында «Покрау чыңы» бәйрәм концерты узачак.

Керәшеннәрнең иң күркәм бәйрәмнәренең берсе – Покрау көне якынлаша. Шул уңайдан, елдагыча, Покрау бәйрәменә багышлап концерт булачак.

Концертта яраткан җырлар, дәртле биюләр, керәшен яшьләренең, фольклор коллективларының чыгышлары көтелә. Кич дәвамында бергә рәхәтләнеп, чын үзебезчә җыру әйтеп, кунел ачып, ял итеп булачак.

Башлана 18:00, халыклар дуслыгы йорты (Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57). Керү ирекле.

Фото: Алина Кондратьева


Нет комментариев