Казанда ноябрь бәйрәмнәрендә муниципаль парковкалар бушлай булачак
Хәбәрләр

Казанда ноябрь бәйрәмнәрендә муниципаль парковкалар бушлай булачак

Исегезгә төшерәбез, шәһәр парковкалары бәйрәм көннәрендә, ягъни 3,4,6 ноябрьдә бушлай була.

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкләр, 6 ноябрьдә татарстанлылар ТР Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкләр, ә 3 ноябрьдә ял көне 1 ноябрьдән күчерелү сәбәпле эш көне булмаган көн булып санала.

Шулай ук ТР башкаласында яшәүчеләр ел дәвамында муниципаль парковкалардан ял көннәрендә, шулай ук эш көннәрендә 19:00 дән 8:00 гә кадәр бушлай файдалана ала.

Татар-информ


Нет комментариев