Бу хакта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Татарстан башкаласында Яңа елга бизәлгән чыршыларны 15 гыйнварда сүтә башлаячаклар. Аңа кадәр чыршылар гадәти режимда эшләячәк.
«13 гыйнварда — Искечә Яңа ел көнендә «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм булачак. «Бәйрәм Казанның төп чыршысы янында үтәчәк. Шуның белән шәһәрдәге бәйрәм чаралары төгәлләнәчәк», — диде Азат Абзалов.
Нет комментариев