Казан һәм Краснодар арасында туры авиарейслар ачыла
Хәбәрләр

Казан һәм Краснодар арасында туры авиарейслар ачыла

28 сентябрьдә «Аэрофлот» Казаннан Краснодарга туры рейслар җибәрә башлый.

Очышлар атнасына дүрт тапкыр була дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте.

«Очышлар 158 урынлы Airbus A320 һава судноларында булыр дип планлаштырыла. Билетлар сатуга чыкты», — диелә хәбәрдә.

Казаннан очып китү дүшәмбе, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 10:00 сәгатькә планлаштырылган. Краснодардан кире рейс 16:10 сәгатьтә киләчәк.

Җомга көннәрендә Казаннан самолетлар 10:10 сәгатьтә очып китәчәк. Краснодардан кире рейсның кайтуы 16:20 сәгатькә билгеләнгән.

Татар-информ


Нет комментариев