Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казан епархиясе музеенда — керәшен җырулары

Мөслим районының керәшен һәм рус оешмалары вәкилләре бер көннәрен Казан епархиясе музеенда уздырды. 28 июньдә Казан епархиясенә килгән мөслимлеләр Алла Анасының Казан иконасы соборындагы келәүдә катнашты, епархия музеенда булдылар.

Алар өчен мәгарә храмына экскурсия оештырылды. Мөслимлеләрнең Казандагы сәфәре «Свет веры и песни земли» концерты белән тәмамланды. Ул Россиядә халыклар бердәмлеге елына, Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. 

Храмдагы келәү азагында, барысы да священникның «СВО тәмамланып, андагы ир-егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын, дөньяларга тынычлык килсен» дигән теләкләренә кушылды. Храмдагы аруландырылган судан авыз иттеләр. Лавкалардан шәмнәр сатып алып иконаларга куйдылар, алтарь шәменә акча калдыручылар да булды.

Казан епархиясе музееның фәнни хезмәткәре Антон Егоров мөслимлеләрне храмның тарихы белән таныштырды. Андагы роспись-бизәлеш, иконастас һәм изгеләрнең төсләре турында сөйләде.

Мәгарә храмы-часовняда

Экскурсия храм янәшәсендәге епархия музеенда дәвам итте. Аның аскы подвал катында урнашкан мәгарә храмы үзенең бай экспонатлары, бизәлеше белән таң калдыра. Текә баскычтан төшүгә, экскурсовод Антон Егоров игътибарны идәннең уң як кулдагы пыяла белән капланган өлешенә юнәлтте. Пыяла астында — акка буялган борынгы таш нигез. 2016 елда шушы урындагы археологик тикшеренү-казу барышында борынгы храмның нигезен һәм стенасының бер өлешен тапканнар. Реставрация уздырылып, храм яңадан торгызылганда, нигез беренчел рәвешендә саклап калынган. 

Чиркәү тарихыннан билгеле булганча, 1579 елгы янгын вакытында укчы Данилның көлгә әйләнгән йорт-җире урынында Алла Анасының Казан иконасы табылган. Анда икона барлыгын Матрона исемле бер бала төшендә күргән... Башта ул урында агач чиркәү салына, аннан таш храм төзелә. XIX гасыр башында Казан монастыренда 450ләп монах яшәгән. Экскурсовод Антон әйтүенчә, хәзер монастырьда нибары 7 ир-ат монах бар…

XX гасыр башында бөек княгиня Елизавета Фёдоровна Казанга килгәч, монастырьга да кагыла һәм Алла Анасының Казан тәресе табылган аскы катны да карый. Нәтиҗәдә, шул тәре табылган урында җир асты храмы-часовня ясарга булалар. 1913 елда мәгарә храмын төзү тәмамлана. Совет чорында ул храмны ашлык складына әйләндерәләр, соңрак ул җимертелә. Монастырь биләмәләрендәге биналарда кино лабораториясе дә булып ала, сугыш чорында Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән тәмәке фабрикаларын урнаштыралар. Казанның меңъеллыгы бәйрәм ителгән 2005 елдан ул ирләр монастыре буларак яңартыла башлый. 

Түшәме дугаланып торган мәгарә храмы стеналарының аскы, борынгы өлеше — ак төскә, ә калганы һаваны хәтерләткән зәңгәрсу төскә буялган. Урта бер урында — иконстас, шулай ук, чигелгән тәреләрне, изгеләрнең төсләрен, Казан епархия музеен төзүгә зур тырышлык куйган митропоит Феофанның шәхси әйберләрен күрергә була.

Казан епархия музеенда

Ул Богородица ирләр монастыренда 2022 елның июлендә, Алла Анасының казан иконасы табылуның 443 еллыгында ачылды (аны ачу тантанасыннан «Туганайлар» сайтына репортаж бирелде). Музейда Урта Идел буенда яшәгән православие динендәге халыкларның VII-XX гасырлардагы тормышын чагылдырган экспонатлар, чиркәү-славян телендәге кулъязма китаплар урын алган. 

Музейның икенче катында урнашкан залындагы борынгы экспонатларның берсе — Казан һәм Свияжскийның беренче архиепискобы изге Гурий посохы-таягы. 1563 елда дөньялыктан киткәнгә кадәр Изге Гурий бу таякны кулыннан төшермәгән.

Экскурсия уздыручы Оксана Иванова Изге Гурий таягының пыяла витрина эченә куелуына да игътибар юнәлтте: «Чиркәү тарихы өчен дә зур әһәмияткә ия экспонат. Өске ягына игътибар итсәгез, аның тотыну гына түгел, сәгатьләр буе дәвам иткән молитва вакытында таянып тору өчен дә уңайлы булырлык итеп эшләнгәнен күрерсез. Таяк гади генә, кыйммәтле ташлар белән бизәлмәгән, бәлки шуңа да храмнарны талаган чакта аңа кагылмаганнардыр».

Экспонатлар арасында митрополитлар Серафим һәм Серапионның шәхси әйберләрен дә күрергә була. Музей җитәкчесе урынбасары Оксана Иванова һәр экспонат белән таныштырып чыкты. Керәшен ирләр күлмәге кигезеп, биленә билбау чорналган манекенны күрсәтеп, «янәшәсендә, иптәшкә борынгы керәшен киемле хатын-кыз манекенын да куярга иде, сезнең ярдәмегез белән», дип тә искәртеп үтте ул. Ишетүче булмады, ахры, экскурсоводның үтенече игътибарсыз калды…

Бердәмлек елына багышланган концертта

Ике төркемгә бүленеп, экскурсиядә йөргән мөслимлеләр Казан епархия музееның икенче катында концерт куйды. 

Кунаклар арасында Татарстан төбәк рус милли-мәдәни берләшмәсенең идарә җитәкчесе Ирина Александровская, керәшеннәрнең Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәге белгече Лилия Мөхәммәдиева һәм башка җитәкчеләр бар иде. 

Концерт Мөслим районының Михайловка авылындагы «Рябинушка» рус халык фольклор ансамбле һәм Рус Шуганыннан «Черёмушки» вокаль ансамбле чыгышлары белән башланып китте. 

Райондагы ике керәшен авылы — Яңа Усыдан һәм Керәшен Шураныннан да үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән беррәттән, башка карендәшләр дә күпләп килгән иде. Үз яклары керәшеннәренең борынгы кием үрнәкләре өлгесендә тегелгән сәхнә костюмнары да, башкарган җырулары да музей мохитенә туры килеп тора. Керәшен Шураныннан «Яшь йөрәкләр» халык фольклор ансамбле җыруы йөрәккә ятышлы булды. Репетиция вакытында ике җыруларын тыңлагач, концертта да шуларны ук ишетербез дип уйлаган идек, кызганыч, бер керәшен җыруы белән генә чикләнделәр. Яңа Усының «Усыкай буйлары» керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүчеләрнең үз авыллары көен сайлаулары отышлы булды. Гомумән, халык ансамбльләренең үз ягы фольклорына өстенлек бирү отышлы. Яңа Усы мәктәбе укытучысы Елизавета Митюшкинаның дини җыру башкаруы аеруча урынлы булды, ни дисәң дә Питрау уразасы бара бит. Әлмәт музыка коллдеждында өченче курста укучы Усы кызы Камилла Григорьеваның да уен коралында уйнау осталыгын югары бәяләде тамашачы.

Концерт азагында Татарстан төбәк рус милли-мәдәни берләшмәсенең идарә җитәкчесе Ирина Александровская мөслимлеләргә рәхмәт белдерде. Район рус җәмгыяте председателе Галина Светляковага һәм фольклор ансамбльләре җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Казан епархиясе музеенда мондый форматтагы чара беренче тапкыр уздырыла. Тулы бер районның мәдәни презентациясе бит! Бу — безнең епархия музеена ярдәм итүче прихожанин Валерий Афанасьев (чыгышы белән Яңа Усы керәшене) тәкъдиме. Мөслим районында керәшен һәм рус халык коллективлары барлыгын ул әйтте. Пост вакыты булгач, духовенство белән сөйләштем, дини һәм үгет җырлары башкарылгач, рөхсәт бирелде. Чыгышлары яхшы булды, ошады», — дип сөйләде оештыручыларның берсе Оксана Иванова.

 

Мөслимелеләр фикер

Галина РОМАНОВА, Мөслим районы керәшен оешмасы җитәкчесе:

— Оештыручыларга, безне каршы алган һәм храмга, музейга бай эчтәлекле экскурсия уздырган экускурсоводларга бик зур рәхмәт. Казанга безнең бу сәфәрне оештыручы —район рус җәмгыяте җитәкчесе Галина Светлякова. Концертыбыз, андагы һәр җыр, һәр чыгыш халыклар бердәмлеген чагылдырды. Питрау уразасы көннәре булуын истә тотып, дини җырулар да башкарылды. Арабызда олы яшьтәгеләр дә бар. Яңа юлдан, уңайлы автобусларда килгәч, өч сәгатьтән артыклык юл сизелмәде дә. Иркен, заманча автобус биргәне өчен районыбыз башлыгы Альберт Хуҗинга барыбыз да рәхмәтле. 

Прокопий РОМАНОВ, 84 яшь, Яңа Усы авылы:

— Шулкадәр ихтирам белән чакырдылар. Мин әллә кем түгел, үз хезмәт урынымда тыныч кына эшләгән кеше. Кайда эшләсәм дә — авыл советында да, мәктәп директоры булганда да халык өчен тырыштым. Без бәләкәй чакта авылыбызда Гликерия Тимофеева, Мария Кондратьева (аны Машук әби дип йөртә идек) кебек йола сагындагы әбиләр бар иде. Алар дини йолаларны үтәргә тырыштылар. Чакырганда туйларга да баралар, керәшен җырулары җырлыйлар иде. Иман да әйттеләр. Безнең керәшеннәр каршылыклы булсалар да, искене яңарту, йолаларны саклау ягында. Монда да керәшеннәрне генә җыеп, шул юнәлештә булыр дип уйлаган идем. Дини һәм халык җыруларыннан торган бу концертны күбрәк халык күрсә, яхшырак булыр иде.

Фото: Фирая Моратова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев