Хәбәрләр

Казаклар Чаллысы җирлеге ярминкәдә катнашты

Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авыл җирлеге составына барлыгы 6 авыл керә: Казаклар Чаллысы, Иванай, Бирдебәк, Үри Чаллысы, Зур Кадрәк, Кече Кадрәк.

Балык Бистәсе районы җитештерүчеләре чираттагы ярминкәдә катнашты.

Казаклар Чаллысы авыл җирлеге, Корноухова, Яңа Арыш, Олы Елга, Масловка авыл җирлекләре белән берлектә, үзенең авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын тәкъдим итте. Ярминкәдә сөт, сыр, ит-май, балык ризыклары мулдан иде.

Бирдебәк авылыннан Евдокия Толстова сүзләренә караганда, сату рәтләре иртәнге сәгатьләрдә үк канәгать сатып алучылар белән тулган.

"Бәрәкәтле ризыклар булсын! Алга таба да казанлыларны үзебезнең сыйфатлы ризыкларыбыз белән сөендерергә язсын", – диде ул.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев