Кәвәлдә «Настя түтидә кунакта» дигән фольклор сәгате үткәрелде
Хәбәрләр

Кәвәлдә «Настя түтидә кунакта» дигән фольклор сәгате үткәрелде

30 июльдә Питрәч районының Кәвәл авылы клубында «Настя түтидә кунакта» дигән фольклор сәгате уздырылган.

Чара барышында «Җанны саклаучы бизәк: керәшен костюмы дөньясына сәяхәт» дигән мини-лекция оештырылган.

«Катнашучылар милли киемнең гади кием генә түгел, ә һәр элементы үз мәгънәсенә ия булган катлаулы мәдәни феномен икәнен белделәр. Үзләренә дә гамәли өлештә катнашу мөмкинлеге бирелде. Алар костюмнарны киеп тә, тотып та карадылар», - дип сөйләде клуб җитәкчесе Зоя Шипшова.

Шулай итеп, керәшен мәдәнияте турында тирәнрәк аңлау формалаштырылган: алар милли киемдә бары тик борынгылыкны гына түгел, ә халык үзенең кыйммәтләрен чагылдырган символлар системасын күргәннәр, шулай ук матди һәм рухи мәдәният арасындагы бәйләнешне тойганнар.

Фото: З. Шипшова.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев