Кассель клубы – район халык иҗаты фестивале җиңүчесе
Хәбәрләр

Кассель клубы – район халык иҗаты фестивале җиңүчесе

Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының «Кассель үзәкләштерелгән клуб системасы» мәдәният учреждениесенең җиңүче булуын шатланып хәбәр иттеләр.

Алар район күләмендәге «Нагайбәк язы» халык иҗаты фестиваль-конкурсында I дәрәҗә дипломга лаек булганнар. Бу хакта безгә клуб җитәкчесе Алена Артемьева хәбәр итте:

«Бу – безнең хезмәтебезнең һәм талантыбызның зур танылуы. Үзебезне һәм сәләтебезне зур сәхнәдә күрсәтү мөмкинлеге биргән өчен, барлык оештыручыларга рәхмәт белдерәбез.

Җиңүче дипломы кәгазь генә түгел, ул – безнең уңышыбыз символы һәм яңа казанышлар өчен илһам чыганагы. Халыкны яңа проектлар һәм чаралар белән сөендерү өчен, районыбызда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү юнәлешендә эшләвебезне дәвам итәчәкбез».

 

Фотои видео: Кассельская централизованная клубная система


Нет комментариев