Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, күп еллар дәвамындагы намуслы тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт белдерелгән хөрмәтле кешеләр арасында карендәшләребез дә бар.
Республика Рәисенең Рәхмәтенә ия булган кешеләрнең берсе — Чистай епархиясенең Түбән Кама округы благочинные, Воскресение Христово чиркәве настоятеле протоиерей Александр Колчерин. Ул бу хөрмәткә рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, конфессияләр арасында үзара тынычлык урнаштыруга керткән намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Шулай ук, «Медтехника» Кама Аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе генераль директоры Геннадий Муллинга да Татарстан Рәисе Рәхмәте белдерелде. Геннадий Николаевичка бу бүләк республикабызда медицина-социаль экпертизасы системасын камиилләштерүгә керткән олы хезмәте өчен бирелде.
Нет комментариев