Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшләребездән бәрәңге уңышы турында белештек

Чүп утаулар, колорада коңгызына каршы көрәшү – агу сибүләр артта калды дисәк тә була

Дөрес, арабызда уңган, өлгер хуҗалар-хуҗабикәләр дә бар: ел да иртә өлгерә торган сортлы бәрәңгеләр утыртып, июнь азагында инде яңа бәрәңгедән авыз итә андыйлар. Хәзер инде андый сортлы бәрәңгеләрегез булмаса да, гадәтиләре өлгерердедер.

Бүген карендәшләребез белән яңа бәрәңгенең уңышы турында сөйләштек

Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк авылыннан Анастасия Федорова болай диде:

“Менә әле генә 5лы чиләккә тутырып алып кердем, уңыш бик әйбәт. Гомумән, уңышлы ел бит быел, алма бик күп. Тик, корт тия, коела, малларга турыйм, үрдәкләргә пешерәм”

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Людмила Николаева:

“Әйе күптәннән ашыйбыз. Бик яхшы бәрәңге уңышы быел. Черемәсен генә дибез”.

Чистай районының Ялтан авылыннан Нина Никитина:

«Яңа бәрәңге алабыз, уңышы әйбәт чыга болай. Август ахырларында барысын да алабыз инде, әле сабагы яшел. Яңгырдан соң,  чыгып казып алдым, ике төрле сорт утырттык, эре», – диде.

Зәйдән Клавдия Максимова:

"Без бәрәңгене күптән инде ашыйбыз, уңышлар да әйбәт. Һәркемгә зур уңышлар телим. Быел, кай яктан карасаң да, уңыш яхшы инде", - диде ул.

Чынлап та, авыл халкының күңеле күтәренке, чөнки быелгы уңыш күп еллардагыдан аерылып тора. Бәрәңге генә түгел, башка культуралар да бик яхшы өлгерде. Икмәккә, ашлыкка да уңыш күп булыр дип көтелә. Бу әлбәттә, халыкның тормышын җиңеләйтәчәк, киләчәккә ышаныч бирәчәк.

Фото: Нина Никитина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев