Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшләребез хәрбиләргә ярдәм итүдә зур эш башкара

Зәй, Әлмәт, Балык Бистәсе, Менделеевск районнарындагы авыллардан да бик күп гуманитар ярдәм, маскировка челтәрләре үреп, киемнәр тегеп тапшырыла.

Зәй районының Түбән Биеш авылында  200нче маскировка челтәре үргәннәр. Бүгенге көндә Зәй районында маскировка челтәрләрен ясау өчен 29 нокта эшли. Алар шәһәрдә һәм районның авыл җирлекләрендә урнашкан. Җирле халык көн саен ятьмә үрергә җыела. Бу хезмәт игътибарсыз калмый. Узган ел азагында иң активлары «Зәй Сезнең белән» волонтерлык хәрәкәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

"Егетләребез ышанычлы сак астында булсын, дошман күрмәсен өчен, без чын күңелдән иң нык ятьмәләр үрәбез. Җиңү безнең кулда булачак!,"– диләр алар.

Авыл халкы махсус хәрби операциягә ярдәмгә бердәм күтәрелде. Иң мөһиме шунда: алар бу гамәлне кемдер кушканга түгел, ә күңел кушканга башкара.

Әлмәтнең Кәләй авылында да хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрү дәвам итә.

 

“Барлык битараф булмаган авыл халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт”,– диләр оештыручылар.

Балык Бистәсенең Бирдебәк авылы клубында “Оста куллар” берләшмәсенә йөрүче түтиләр белән хәрби хезмәткәрләр өчен мендәрләр тегүне дәвам итәләр.

“Күп авылдашларыбыз махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итәргә ашкынып тора. Нинди ярдәм кирәк икәнен хәрбиләр, гадәттә, үзләре әйтә. Без шул үтенечләрне истә тотып, бүген солдатларга уңайлы да, үзләре белән йөртер өчен дә җиңел булган, мендәрләр тегүне дәвам итәбез. Чималы булса мендәр ясау бер дә авыр түгел. Беребез материалны үлчи һәм кисә, икенчеләребез тегә, өченчеләребез эчлекне тутыра һәм яңадан тегүгә тапшыралар. Бүгенге көнгә булган материалдан 60 мендәр ясап целлофан пакетларга төреп әзерләп куелды”, – дип сөйләде Евдокия Толстова

Менделеевск районының Сәйтәк авылында коры аш әзерлиләр. «Моның өчен бәрәңгене юарга, пешерергә, тулысынча суытырга, чистартырга, эре угычта уарга кирәк. Яшелчәләрне – кишерне, чөгендерне эре угычта уарга, аннары киптергечкә салырга. Духовкада да киптерергә мөмкин. Итне дә киптерергә була пешереп», – дип сөйләде Ясминур Гыйззәтуллина.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев