Карендәшләребез Тукай турында: «Ул — бик күп катлы галәм»
Татарстанда 2026 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тәкъдим ителде һәм шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланды. Ул 2026 елның 26 апрелендә билгеләп үтелә. Бу инициативаны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында хуплады.
Татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Арча районы) Кушлавыч авылында дөньяга килә.
Габдулла Тукай – ул шагыйрь генә түгел, ә татар халкының йөрәге, аның рухи җаны. Аның иҗаты татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, хисләре һәм хыяллары белән тыгыз бәйләнгән. Тукайның һәр шигыре, һәр әсәре – хәзинә, милли үзаңны уятучы, халыкны берләштерүче көч. Тукайның тормыш юлы гади генә булмаган. Ятимлек авырлыкларын күреп, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздырган. Әмма ул моңа бирешмәгән, сынаулар аны тагын да ныграк көчле иткән.

Башлангыч белемне Тукай Кырлай мәдрәсәсендә алган. Аннары, 1895 ел башыннан, ул Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Бу чорда ул татар халык иҗатын һәм язма әдәбиятын бик тирәнтен өйрәнә. Шулай ук, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән дә таныша. Рус теле аша ул Көнбатыш классик әдәбиятының казанышларын үзләштерә. Бу чорда ул үзе дә беренче шигырьләрен яза башлый. Типографияләрдә һәм газета-журнал редакцияләрендә дә эшләү бәхете тия аңа.
Җаектагы әдәби-мәдәни тормыш Тукайның шәхес булып формалашуында зур роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән әдәбиятка килгән Тукай монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак үсә.
1907 елның көзендә Тукай Казанга әйләнеп кайта. Монда ул «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларын чыгаруда актив катнаша. Киеренке, җанлы иҗади-рухи тормыш эчендә яшәү, бөек талант һәм зур шәхес иясе булган шагыйрьгә татар халкының тормышын тулысынча чагылдырырга мөмкинлек бирә. Аның шигърияте XX гасыр башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән яңа юнәлешкә алып чыга.
Тукайның иҗаты бик бай һәм төрле. Ул балалар өчен дә, олылар өчен дә язган. Аның «Туган тел» шигыре — ул татарларның гимны кебек. Бу шигырьне һәр бала белә һәм ярата. «Шүрәле», «Су анасы» кебек әкиятләре безнең милли фольклорыбызның бер өлеше булып кала. Ә «Милләт өчен», «Китмибез» кебек шигырьләрендә ул халыкны уянырга, үз милләтен яратырга, аның киләчәге өчен көрәшергә өнди.
Татарстан язучылар союзы члены, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев:
«Габдулла Тукайның иҗаты белән без бик яшьли таныштык. Мәктәпкә кергәч, аның шигырьләрен генә түгел, ә үзе турында язылган әсәрләрне дә өйрәндек. Бөек Тукайны данлаган җырларны да җырладык. Мәсәлән, «Пар ат», «Туган тел», «Туган авыл», «Бәйрәм бүген», «Әллүки», «Тәфтилләү» һәм башка бик күп җырларны үзебез өйрәнеп җырладык. Артист булып киткәч тә бу җырлар минем репертуардан төшмәде. «Туган тел» җырын мин мең тапкырдан да артык сәхнәдә башкарганмындыр. Ул нибары 26 яшькә кадәр кенә яшәсә дә, бөек шәхес буларак, бөтен дөньяга танылып, дан казанган. Ул безгә шундый зур мирас калдырган. Ул — безнең телебезнең терәге. Шуңа күрә, без телебезне хөрмәт итеп, Тукайны истә тотып, аны югалтмаска тырышып яшәсәк иде. Яшәсен Тукаебыз! Татар теленә өлеш керткән барлык язучыларыбызны, шәхесләребезне хөрмәт итәм».
Тукайның теле – ул чиста, матур, бай татар теле. Ул телне баеткан, аны яңа сулыш белән тутырган. Аның сүзләре безнең күңелләргә тирән үтеп кереп, безне уйландыра, хисләндерә.
Татарстан язучылар союзы члены, журналист, Саҗидә Сөләйманова, Муса Җәлил исемендәге республика премияләре иясе карендәшебез Луиза Янсуар:
«Тукай минем өчен — үземне белә башлаганнан бирле озатып килә торган бәләкәй Апуш та, шагыйрь абый да, фикердәш тә. Клячкинда төшкән соңгы сурәтендәге «дөнья читлегеннән очып китеп барган», безгә бүләккә бирелгән кабатланмас җан да, һәйкәл дә, парадокслар да, халыкчан моң да, даһилык феномены да... Тукай без көннән-көн ияләшә барган «фаст-фуд» кына түгел, күпкә катлаулырак «компонент»лардан тора. Ул — бик күп катлы галәм. Шуңа Тукайны «ботарлап», бик гади итеп аңлатырга, пъедесталдан бәреп төшереп уйнарга тырышу — үзебезнең бик примитив дәрәҗәгә төшүебезнең күрсәткече. Без ул куйган планкага омтылырга иренәбез, дигән сүз.
Аның шигырьләрен яттан беләм, балачактан әби-бабаларым, әти-әнием, түтиләрем сөйләп үстерде. Үзем дә хәреф таный башлауга укыдым. Олыгая барган саен, кайта-кайта укыйм. «Яшь бара-бара Тукайга киләсең» дигән төшенчәгә яшьлектә бик скептикларча карарга мөмкин, әмма бу — хактан да шулай», — диде.
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев