Республикакүләм XV «Өченче буын» («Третий возраст») спартакиадасының Мөслим район этабында карендәшләрбез дә катнашты
Быел бу спартакиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Ул, һәр елдагыча, өлкән буын кешеләр арасында оештырылды.
Ул 17 майда Мөслим район үзәгендәге «Яшьлек» спорт сараенда булды. «Өченче буын»дагылар спортның алты төре — йөгерү, йөзү, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату, дартс һәм ГТО нормативын тапшыру буенча көч сынаштылар.
Бу зона этабында Яңы Усыдан авыл җирлеге башлыгы Галина Романова һәм авылның актив кешеләреннән булган Валерий Кондратьев катнашты. Алар аерым төрләрдә призлы урыннарны алдылар.
Нет комментариев