Карендәшләребез Республика көнен зурлап бәйрәм итте
30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу бәйрәм – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы булып тора.
30 август көнне – Татарстаныбызның башкаласы Казанда һәм барлык район үзәкләрендә бәйрәм чаралары узды. Карендәшләребез әлеге зур чараларның матур бер бизәге булды.
Республика көнен билгеләп үтү уңаеннан,Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән, тантаналы кабул итү кичәсендә катнашты.

Республика көнендә узган XXXХ «Уйнагыз, гармуннар!» Республика халык иҗаты бәйрәмендә һәм XVII Бөтенроссия «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» фольклор ансамбле дә катнашты.

Сәхнәдә биш ел балкучы «Казансу»ның җырчылары гына түгел, оешу тарихы да үзенчәлекле. Бүгенге көндә бу фольклор ансамбле Казанда гына түгел, республикабызның төрле төбәкләрендә керәшен җанлы тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
«Казансу» фольклор ансамбле XVII Бөтенроссия «Түгәрәк уен» фольклор фестивале лауреаты булды
Зәйнең Якты Күл мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова, Сәвәләй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көненә һәм Зәй шәһәре көненә багышланган бәйрәмдә театральләштерелгән тамашада катнашты.

Республика көне уңаеннан Кайбычта узган тантаналы чарада быел җиденче тапкыр үткәрелгән «Иң җырчы авыл» фестиваленең йомгаклары ясалды. Әлеге бәйгедә Иске Тәрбит «Иң фольклорлы авыл» дип аталды.

Бәйрәм уңаеннан, Тукай районының Мәләкәс мәдәният йорты үзешчән артистлары Калинин авылында «Кич утырыйк бергәләп» дигән бәйрәм концерты куйды.

30 август көнне Казанда Республика көне кысаларында «Уйнагыз, гармуннар!» республика халык иҗат фестивале-бәйрәме узды, анда Менделеевск районының Иске Гришкин авыл мәдәният йортының аккомпаниаторы Михаил Мокеев катнашты.

Кукмара районындагы Село-Чурада Республика кйөне уңаеннан, «Мин яратам сине, Татарстан!» дип исемләнгән музыкаль кичә оештырылган. Программадагы җыр-бию, күңелле уеннар, лотерея уйнату, дискотека һәркемнең күңеленә хуш килгән.

Мамадышта Республика көне һәм шәһәр көне зурлап билгеләп үтелде. Традицион бәйрәм программасыннан тыш, «Яшьлек» скверында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инклюзив мәйданчык эшләде.

Бәйрәм көне җылы һәм шатлыклы атмосферада узды. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, шәһәр көне – барлык мамадышлылар өчен бүләк, әмма мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аның әһәмияте аерым. Оештыручыларга игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерелде.
Бәйрәмне карендәшләребез Алиса Аглиева(Спиридонова) һәм Вадим Шрыков алып барган. Мамадышның керәшен фольклор ансамбле солистлары катнашкан.
Фотолар Мамадыш, Кайбыч таңнары, мәдәният йортлары, Людмила Белоусованың шәхси архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев