Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшләр Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттеләр

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Ул - Ватан иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы.

 Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, барлык мәдәният йортларында да матур бәйрәм концертлары узды. Тукай районының Мәләкәс авылыннан:

«Бу уңайдан, бездә яшьләр концерты быел 15нче тапкыр үткәрелде. Анда "Яшьлек" бию коллективы, "Питрау" фольклор коллективы, "Супер кряшен" КВН командасы, "Кәмит компания" миниатюралар театры катнашты. "Асыл бизәк", "Якын дуслар" вокаль ансамбльләре, солистлар Диана Еремеева, Лиана һәм Владимир Самойловлар, Адель Бояров чыгыш ясадылар. Саксофонда Андрей Казанцев уйнады. Концертны Дарья Копьева һәм Раил Гаффанов алып бардылар. Концерт бер сулышта үтте, барлык катнашучылар Россия турындагы җырны җырлаганда, зал аягүрә басып тыңлады», - дип сөйләде Мәләкәс мәдәният йортының «Питрау» ансамбле җитәкчесе Людмила Адамова.

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кибякова:

“2 ноябрь көнне Тәберде Чаллысы, Таулар, Кызыл Йолдыз, Күки һәм Ямаш авылларында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җиңүне якынайтырга һәрдаим булышып торучы апаларга мәдәният хезмәткәрләре исеменнән бәйрәм кичәсе оештырылды. Мәдәни десант «Халыклар күп - Ватан бер генә!» («Народов много - Родина одна!») девизы астында үтте,  төрле халык киемнәреннән булган чыгыш ясаучылар үзләренең шигъри, музыкаль сәламнәрен, бәйрәм котлауларын, ару-талуны белмәгән апаларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерделәр”, –  дип хәбәр итте.

 Зәйнең Якты Күл мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова, хезмәттәшләре белән бергә, Зәйдәге бәйрәм ярминкәсендә катнашкан.

“Милли мәйданчыклар оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре патриотик җырлар башкардылар, күңелле такмаклар җырладылар, түгәрәктә биедәләр.

3 ноябрь көнне Якты Күл мәдәният йортында, Халык бердәмлеге көненә багышлап, «Без бердәмлек белән көчле» дигән мәгълүмати-тарихи сәгать үтте. Анда тарихи вакыйгалар һәм ил өчен авыр чорда Ватанга чиксез мәхәббәт, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр турында сөйләдек. Бәйрәм темасына викторина да уздырылды”, - дип сөйләп үтте Татьяна Егорова.

“2 ноябрьдә Питрәч районының Керәшен-Сердәсе авылында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без бердәм" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды, анда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады”, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.

Минзәлә районының Яңа Мәлкән клубы җитәкчесе Светлана Упаева да бәйрәм уңаеннан бик матур концерт оештырылуын, анда «Мәлкәнәй» ансамбле дә чыгыш ясавын әйтте.

Мамадыш районының Албай авылында да бәйрәм уңаеннан концерт булган. Фольклор коллеткив белән содатка озату йоласын сәхнәләштергәннәр, шулай ук, СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында да сөйләшкәннәр.

Мәдәният йорты җитәкчеләре фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев