Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшебез Василий Ивановның «Уены-чыны бергә» дигән беренче китабы чыкты

Мари Республикасындагы Мари-Төрек районынының Кече Нослы авылында яшәүче карендәшебез Василий Ивановның “Уены-чыны бергә” дигән китабы дөнья күрде.

Читтә яшәүче күркәм карендәшләребез, аларның яшәү-көнкүрешләре белән танышып торабыз. Марий Эл Республикасындагы кечкенә керәшен авылы - Кече Нослы турында газетабыз битләрендә әледән-әле искә алып торабыз.

Иванов Василий Алексеевич 1954 елда күп балалы гаиләдә туган. Аның әнисе Анна Андреевна гади колхозчы. Әтисе Иванов Алексей Иванович та колхозда эшләгән, тегүче, балта остасы, умартачылык һөнәрләрен әйбәт белгән. 10 баласына боларның барысын да өйрәтергә тырышкан.

Ивановлар – җыр-моңга гашыйк, талантлы гаилә. Шуның өстенә, Василий Иванов шигырьләр һәм хикәяләр дә яза.  Шушы көннәрдә генә Василий Алексеевичның “Уены-чыны бергә” дигән китабы дөнья күрде.

“Бу китап юмор яратучылар өчен. Тырыштым инде, дусларым алып укырлар дидем, кыска комедиялэр дә бар анда. Укып караган кешеләр әйтүенчә, исеме җисеменә туры килә”, – ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев