Карендәшебез Семен Фёдоровка министрлар кабинеты Рәхмәте бирелде
Хәбәрләр

Карендәшебез Семен Фёдоровка министрлар кабинеты Рәхмәте бирелде

Аңа бу бүләкне республиканың мәгәриф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте,  яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшчесе Семён Фёдоровка Татарстан министрлар кабинетының Рәхмәте белдерелде. Аңа бу бүләкне республиканың мәгәриф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырган.

Семен Фёдоров – чыгышы белән, Теләче районының Колбагыш авылыннан, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшчесе, Татарстан варислары иҗтимагый оешмасы председателе, Россия яшьләр сәясәте тармагының атказанган хезмәткәре.


Нет комментариев