Карендәшебез Лилиана Сафина Россиянең фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Мәскәүдә гомер итүче филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина-Харитонова тамырлары белән Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан.
Шушы көннәрдә генә Лилиана Сафина мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“2008 елда мин тормышымны үзгәртергә һәм укыту белән шөгыльләнергә булдым. Бары тик югары уку йортында гына һәм чит ил кешеләре белән эшләргә иде теләгем. Тормышымда миңа сайлану еш туры килми, ничек туры килә, шуңа ризалашам. Менә Мәскәү автомобиль-юл дәүләт техник университеты (МАДИ) белән дә шулай килеп чыкты.
Тормышымның бер мәлендә мин педагоглыгымны саклап калып, икътисад өлкәсендә үз-үземне табарга кирәк дип уйладым. Чөнки анда күбрәк түлиләр. Һәм бу университетка укырга кердем. 2006 ел иде бу. Коридордан үтеп барганда, "Рус теле кафедрасы" дигән күркәм һәм теләгән сүзтезмәне күреп, мин анда эшләргә кирәклеген бик нык аңладым. Икътисад буенча икенче югары белем алгач, мин хәрефләр һәм мәгънәле сүзләр өстендә эшләү миңа күпкә җиңелрәк һәм табигыйрәк икәненә тулысынча инандым. Күп тә үтми, мин кафедраның өлкән укытучысы булдым. Шулай итеп, без МАДИ белән профессиональ дәрәҗәдә мөнәсәбәтләрне ныгыттык. Мин бөтен күңелем белән университетны яраттым. Еллар саны сыйфатка әйләнде”, – ди рус теле һәм гамәли лингвистика кафедрасы җитәкчесе Лилиана Михайловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев