Карендәшебез Алексей Чукуров укучыларны окоп шәмнәре ясарга өйрәтә
Питрәч районының Ленино-Кокушкино мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәгеләргә окоп шәмнәре ясыйлар.
Ленино-Кокушкино мәктәбенең физкультура укытучысы Алексей Чукуров 5нче класс укучылары өчен, окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс уздырды.
Мастер-класска балалар үзләренең әти-әниләре белән килделәр. Олылар шәм ясау өчен бар кирәк-яракны да үзләре белән алганнар иде: калай банкалар, парафин һ.б. Алексей Иванович аларга шәмне ничек ясарга икәнен өйрәтте. Барысы бергә окоп шәмнәре ясап та карадылар.
Алексей Чукуров окоп шәмнәре ясау буенча мастер-классны башка классларда белем алучы укучылар һәм, шулай ук лагерьда ял итүче балалар өчен дә уздырган.
«Банкалар җыеп, картоннан да кисеп, күпләп окоп шәмнәре ясыйбыз. Махсус хәрби операциядәгеләр мондый шәмнәрнең уңайлы икәнен әйтәләр. Ватаныбызның бөтенлеген саклаучы абыйларына кулдан килгәнчә ярдәм итә алуларына укучыларыбыз үзләре дә шатланалар», — ди Алексей Иванович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев