«Кара-каршы җырлаулар, кода ашы чыгу»: Елена Данловадан керәшен туе йолалары
Керәшенчә марафонда катнашучы Елена Данилова үзенең туенда башкарылган йолаларны язды.
Танышу. 2005 елның 13 нче июле. Эссе, кызу көннәр. Печән өсте. Без гаилә белән пай җире өчен бирелгән печәнне төибез дә түбәгә тутырып, яңадан җыярга ( Лесхоз белән Алан-Полян авылы арасындагы кырга) менәбез. Без 3 кыз, икетуган энебез, әти, әни һәм мәрхүм Бүре Әсүк дәдәй белән, бик зур булмаган җөк төибез. 3 нче тапкыр менгәндә, кемнәрдер печәнгә килгән дә, кайсы җирдән алырга икәнен сорыйлар икән. Безгә печән төяштеләр (Мирон Володя дәдәй, малае Валерик һәм булышырга дип ияреп килгән Ермолай (Ярмуш) булып чыктылар). Чаялык шул хәтле генә иде инде, аларның исемнәрен дә белмәдек, йөзләренә дә карарга оялдык. Бер атнадан Тәмтедә, Казанскида очраттык Ермолайны. Ул танып алды да шунда танышып, сөйләшеп киттек. Очраша башладык.
Кыз сорау. Сентябрь ае. Балык Бистәсе районында Тулуш мәктәбендә яңа гына эшкә кергән чагым. Ермолай кода тиешле туганының туена свидетель, мине Свидетельница булырга чакырдылар. Шулай итеп мин Субаш авылына, бер күрмәгән кешеләр туена свидетельница булып бардым. Өйләнүче егет Ермолайның җизнәсе икән. Тимерне кызуында сугалар, дип уйлашканнар да безне кавыштырырга булганнар. Субаш ягында кыз урлау йоласы бар. Туйдан соң мине үзләренә алып кайттылар да, булачак кайнана белән, түти, җизни кода көйләргә дип Иванайга минем әни-әти янына киттеләр. Килеп кергәч тә, әти авыз җырып каршы алмаган әле кодаларны. «Мәче баласы мәллә ул, үзләре килсен башта, аннары сөйләшербез», дип кырт кистереп әйтеп куйган. Әни белән җырак әби аш өлгерткәннәр, әкрен генә өстәл әзерлиләр икән, үзләре «кодагый» белән танышалар. Ул арада без дә машина табып, килеп җиттек. Күрше Ольга җиңги пешкән күзикмәкләрен дә алып кергән. Тиз арада табын әзер булды. Әти дә сүрелде. Туганнар да җыелды. Әни-әти дә, җырак әби, җырак бабай да, карт әбием дә, бәхиллек биреп, тәре үптереп, озаттылар безне. Булачак кодагыйга өстәл ашъяулыгы биреп озата да бардылар.

Өй киендерү. Туй алдыннан кыз ягыннан 2-3 кеше килеп, егет өен киендереп китү йоласы бар. Әни алдан хәстәрләп куйган чигелгән алъяпкычларын бирде. Тәрәзәгә үлчәп тегелгән челтәрләр, шторалар, ишек өстенә кашагалар эленде. Аргышларга гәүдәләренә иң башыннан бәйләү өчен бистәрләр бирелә. Чиккән бистәрне, киләсе Тройсын бәйрәмендә көрәштә җиңгән авыл батырына, яшь килен бистәре, дип, бүләккә бирү дә йола булып бара.
Туй көне. ЗАГС Теләчедә иде. Туй көнне мәңгелек ут янына чәчәкләр салдык. Кайтканда Теләче чыккач, күпердән кияү егете инде хатыны булган кызны күтәреп чыгарга тиеш икән. Миңа да эләкте бу бәхет. Ипи-тоз, бал-май каптырып каршы алу, мендәргә бастыру — барысы да йоладагыча булды. Яшьләр таралышкач, кичке якта кодалар килде. Олылар туе башланды. Туйны алып бару аргышларга йөкләнә («Әтки», «әнки» диеп йөртәбез аларны). Кара-каршы җырлаулар, бүләк бирешүләр, кодалар ашы чыгу… Анда җыр аша гына сөйләшү булды.
Ике атнадан соң кайтарма туй-кыз ягында туй булды. Уразага кергәнче «көзге бәйрәм» атнасына туры китереп уздырдык. Барлык туганнарның да аш чыгарып, кара каршы җырлаулары, безгә теләгән теләкләре бүгенгедәй исемдә.

Кәбен койдыру. Үземнең әни белән әти кәбен койдырганда, миңа инде 15 яшьләр тирәсе булгандыр. Видеога төшергәннәр иде. Шуннан карап, венчаниенең ни икәнен аңлый идем инде. Улыбызны 3 айлык вакытта чумылдырырга баргач, үзебезгә кәбен койдырдык. Бу йоланы Отец Павел үткәрде. Шәмнәрнең ничек януына карап, гомер озынлыгын юрау бар. Тигез янып бетсә, гомер озынлыгы да тигез була, диләр. Кәбен койдырганда кигән киемнәрне, элек махсус тектергәннәр. Шул киемнәр белән күмгәннәр дә. Без дә махсус киемнән булмасак та, кигән киемнәрне саклыйм әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев