Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Камаллылар, «Гөргөри кияүләре» спектаклен куеп, иске бина белән хушлаштылар — видео

Кичә, 9 сентябрьдә, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары 40 елга якын уйнаган үз биналары белән, «Гөргөри кияүләре» спектакле аша хушлаштылар.

9 сентябрь кичендә алар тамашачыга театр тарихында 600 мәртәбә уйналган «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясен күрсәттеләр. Комедия керәшеннәрнең кыз бирүгә бәйле йолалары, җыру-биюләре белән үрелеп барса да, әллә бу бинада соңгы мәртәбә уйналгангамы, аннан ниндидер бер моңсулык, якты сагыш бөркелде.

Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясенең (режиссёры — Марсель Сәлимҗанов) премьерасы 1995 елның 21 маенда булды. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге спектакль һәрвакыт «аншлаг» белән уза, тамашачы заллар тутырып килә. Комедия тормышны чагылдыра. Гөргөри дәдәй кызы Үринәне элгәречә, керәшен йолалары белән кияүгә бирергә җыена. Кызын кияүгә сорап килгән 3 егеткә — Васька, Җаграп, Микуш — төрле сынаулар әзерли. Димче җибәрергә, элгәреге йолаларны үтәргә, җырга, биюгә осталыкларын күрсәтергә куша. 
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Татарстан урамында урнашкан бу бинасында 1987 елны беренче спектакле итеп «Зәңгәр шәл»не уйнаган булган. Бу иске бинада иң соңгы уйналган спектакль булып, «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе театр тарихына кереп калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев