Кәләйлеләр шагыйрә Зинаида Захарова белән очрашты
Әлмәт районындагы Кәләйдә яшәп иҗат итүче карендәшебез Зинаида Захарованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан, авылда очрашу оештырганнар.
Татарстан язучылар союзы члены, 14 китап авторы Зинаида Захарова быел 70 яшьлек юбилеен каршылады. Шул уңайдан Кәләй авылы китапханәсендә очрашу булган.
«Очрашу мәктәп балалары, авылдашлар, укытучылар катнашында узды. Аны китапханәче Зөһрә Спиридонова оештырды. Моңа кадәр дә, Зөһрә барлык китапларымның да презентацияләрен үткәрде. Кичәдә шигырьләремне балалар да, өлкәннәр дә сөйләде, үзем дә укыдым. Очрашу бик рәхәт үтте, сораулар да күп булды», – дип сөйләде Зинаида Захарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев