«Кәләем» керәшен җыруларын бар дөньяга ишеттерә
Әлмәт районының Кәләй авылы халкы элек-электән җыр моңга хирыс булган. Бүгенге көндә әлеге авылда 50 елга якын иҗат диңгезендә йөзүче уникаль коллектив эшли. Сүз – “Кәләем” халык фольклор ансамбле турында.
“Кәләем” халык фольклор ансамбле 1976 елда оеша. Ансамбльгә шул елларда авыл советы председателе булган Илья Брагин һәм клуб җитәкчесе Александра Казакова нигез сала. Александра Казакова, Анна Варламова, Анна Ипеева, Елизавета Долгова, Зоя Красильникова һәм Рита Квасова борынгы йолаларны, кием-салым үзенчәлекләрен, чигү үрнәкләрен бөртекләп җыялар. Костюмнар булдыралар, җырулар өйрәнәләр. 1984 елның 9 декабрендә беренче тапкыр Әлмәт шәһәренең Техника йорты сәхнәсендә чыгыш ясыйлар. Бик күп сәхнә йолдызларын күргән зәвыклы шәһәр тамашачысы “Кәләем” халык фольклор ансамблен алкышларга күмә. 1985 елда ансамбль Казан тамашачысының да мәхәббәтен яулый. 1990 елдан ансамбльне Нурсибә Әхмәтҗанова җитәкли. 1991 елның 11 сентябрендә Зәй шәһәрендә үткәрелгән республикакүләм керәшен ансамбльләре конкурсында коллективка халык ансамбле исеме бирелә. 1992 елдан 2017 елга кадәр “Кәләем” халык фольклор ансамбле белән Валентина Долгова җитәкчелек итә. Коллектив Әлмәт районындагы барлык чараларда һәм керәшен мәдәниятенә багышлап, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә актив катнашып призлы урыннар яулый.
“Кәләем” – республикакүләм Питрауның да ел саен көтеп алынган кадерле кунакларыннан берсе. Казанның 1000 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда, циркта, Г.Камал исемендәге театр бинасында, ә 2001 елны Мәскәү Сабантуенда чыгыш ясап, Мәскәү мэрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр. 2007 елда “Кәләем” ансамбле үзенең 30 елллыгын билгеләп үтә. Ансамбльнең зур казанышларын күреп, аларны төрки халыкларның халыкара X фестиваленә чакыралар.18 кешелек коллектив зур уңышларга ирешеп, үзен бар дөньяга танытып кайта. 2009 елның җәендә ансамбль Кипрның Эсентепе шәһәрендә Бөтендөнья “Абрикос” фестивалендә Татарстан данын яклый. Аннан ансамбль Туниска төрки халыкларының халыкара фестиваленә чакыру алып кайта. Ансамбльнең казанышларын барлык төбәкләрдә дә белеп торалар, Бөтендөнья Сабантуйлары да алар катнашында уза. Санкт-Петербург, Сургут, Латвиянең – Рига, Германиянең – Берлин шәһәрләренә, хәтта Карелиягә кадәр җитеп, керәшен җыруларын яңгыратучылар да – кәләемлеләр. 2013 елда ансамбльгә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия тапшырыла.
Хәзерге көндә дә ансамбль район, республика күләмендәге чараларны калдырмый. Ансамбльнең бүгенге солистларыннан иң өлкәненә – 73 яшь. “Кәләем” ансамбленең хәзерге җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Валентина Брагина-Исламова. Валентина Георгиевна үзе дә Кәләй авылында туып-үскән. Ленинград музыка-сәнгать училищесын тәмамлаган. Керәшен җыруы “Кәләй урамнары”н беренче булып дөньяга танытучы да ул үзе. Аның уңышлары санап бетергесез.
“Ансамбль белән эшләве бик рәхәт, бер-беребез белән бик тату, хәлләребезне белешеп, кирәк чакта ярдәмләшеп яшибез. Төрле чаралар, бәйрәмнәр оештырабыз, киңәшләшеп репертуар сайлыйбыз. Шулай да, ансамбль тоту җиңел димәс идем, олыгая барабыз, өметебез – яшьләрдә. Инде 10 ел яшьләребезнең “Асыл бизәк” ансамбле эшли, 3 ел элек укучылардан да ансамбль оештырдым. Мин моңа нык сөенәм, аларга гел керәшен җыруларын, йолаларын өйрәтәм. Бигрәк тә үз авылыбыз җыруларына игътибар итәргә тырышам. Костюмнарыбыз да искереп бара, алар бик күптәнге. “Асыл бизәк”кә, үз хисапларына, яңа костюмнар тектерелде”, – дип сөйләде безгә 40 еллык педагоглык стажы булган хезмәт ветераны Валентина Георгиевна.

Ул – күп балалы әни, 8 оныгының яраткан әбисе дә әле. “Тик торырга яратмыйм, бакчада эшләргә дә, гаиләмне тәмле ашлар белән сыйларга да өлгерәм”, – ди көлеп Валентина Исламова.
“Кәләем” халык фольклор ансамбле һәрвакыт яңалыкка омтыла. Үз репертуарын өзлексез баетып, тамашачыны яңа җырлар, биюләр белән сөендереп тора. Бүген исә, коллективның чыгышы аеруча да матур һәм күңелле, чөнки анда Нардуган, Май чабу, Тройсын, Питрау бәйрәмнәренең дә күренешләре урын ала “Кәләем” ансамбленең җитәкчесенең дә, солистларның да фантазиясе чиксез, аларның һәрвакыт кызыклы идеяләре бар, шуңа күрә дә ансамбль чыгышлары шундый үзенчәлекледер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев