Кайбычтан Светлана Матвеева «Служение» премиясендә катнаша
Кайбыч районының Хуҗа Хәсәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Петровна «Служение» 2026 премиясенең «Территория үсеше — халыкның иминлеге» («Развитие территории — благополучие жителей») номинациясендә тәкъдим ителгән.
Светлана Матвеева 2001 елдан Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы булып тора. Бу җирлеккә дүрт авыл: Хуҗа Хәсән, Турминское, Кушкүл һәм Александровка бистәсе керә. Эшләгән елларында ул үзен югары квалификацияле белгеч һәм ышанычлы җитәкче буларак таныта.
Светлана Петровнаны авыл халкы да хөрмәт итә. Ул җәмәгать тормышында актив катнаша, Кайбыч районы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе һәм Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе президиумы члены. Шулай ук ул бюджет, салымнар һәм финанс буенча даими комиссияне җитәкли.
Аның җитәкчелегендә авыл җирлегендә бик күп проектлар тормышка ашырыла: барлык бюджет учреждениеләрен газлаштыру, торак пунктларны су белән тәэмин итү, юл инфраструктурасын яхшырту, урамнарны яктырту һәм башкалар.
Светлана Петровна тирә якны чиста тоту өчен аерым игътибар бирә, нәтиҗәле эшне җайга салу өчен оешмалар, учреждениеләр һәм эшмәкәрләр белән актив хезмәттәшлек итә. Ул шулай ук барлык дәрәҗәдәге сайлаулар, референдумнар һәм гражданнар җыеннары оештыра.
Светлана Петровна өлкәннәрне, тыл хезмәтчәннәрен һәм яшьләр турында да онытмый. Аның төп максаты – җирлектә яшәүчеләрнең иминлеге.
Республикадан премиягә 1100дән артык гариза киткән. Ә бөтен илдән 61 мең. Бу – гаризаларның рекордлы саны.
Алина Кондратьева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев